Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бүген районыбызда якташыбыз, Кабардино - Балкар Республикасы Парламенты рәисе Татьяна Егорова булып китте( фотолар)

Татьяна Егорова җитәкчелегендәге делегация үзенең визитын район белән танышудан башлады. Аннан алар Татьянаның әтисе Борис Егоровның туган җире Шомбыт авылына юл тоттылар.

Авылда туганнары хакында хатирәләр бүлешәчеләрнең табылуы кунакта аеруча дулкынландыргыч тәэсирләр калдырды. Кызганыч, әтисе мәрхүм икән инде. Татьяна аның каберенә бер уч туган җир туфрагы алып китте. Көн дәвамындагы танышулар,экскурсияләрдән соң ул район башлыгы Илһам Валеев белән очрашып сөйләште. Район хуҗасы аңа Шомбыт авылын хәтерләткән истәлек картина бүләк итте. Соңыннан очрашуда катнашучылар бергәләп истәлек фотосына төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев