«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Балык Бистәсе җирле бүлеге чираттагы конференциясенең икенче этабын уздырды
конференциянең икенче этабы
Конференцияне партиянең җирле бүлеге секретаре Илдар Таҗетдинов алып барды һәм чыгыш ясады.
Бүлекнең эшчәнлеге турындагы чыгыш дикъкать белән тыңланылды. «Бердәм Россия» җирле бүлегенең агымдагы ел эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип саналды.
Шулай ук конференциядә бүлекнең политсоветы составы яңартылды. Делегатлар яшерен тавыш бирү юлы белән Айгөл Вафина кандидатурасын расладылар. Конференция барышында алты кеше җирле бүлеккә әгъзалар булып кабул ителде. Аларга тантаналы төстә билетлар тапшырылды.
17 ноябрьдә Казан шәһәрендә узачак партиянең ХХVIII конференциясенә исә бердәм рәвештә Илдар Таҗетдинов һәм Рафаэль Исмәгыйлов делегатлар булып сайланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев