Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, нигә бездә шундый караш яши

Инде район үзәгендә чүп мәсьәләсендә уфтанырлык урын калмады да булса кирәк. “Эко Сервис” җәмгыяте районга кергәннән бирле  әлеге юнәлештәге проблемалар юккачыкты дисәк тә хаклыкка туры килә. Урамнардагы чүп савытлары даими чистартылып тора.

Тик, кайбер райондашларыбызның  вафаи гамәлләрен күреп, ”артың белән җир сөрсәң дә, ярап булмый сәрхүшкә” дигән әйтем искә килә дә төшә. Инде ни кирәк соң? Йорттан чыккан көнкүреш калдыклары өчен ләбаса ул чүп савытлары?! Ә без аларга ни тутырабыз? Нәкь югарыдагы фотодагыча, ике чүп савытының берсендә бүрәнә, капчык-капчык бакча үсентеләре, киселгән агач ботаклары. Кыскасы, ни генә юк аларда. Ә янәшәләрендә: зиннәтлелелеген әле югалтырга да өлгермәгән кровать-диваннар, креслолар, ишек-тәрәзәләр - күзең ни күрәсе килсә, барысы да бар. Тормышыбызда уңайлыклар тудыру, табигатьнең матурлыгын саклау өчен акчалар сарыф ителгән, кулай шартлар тудырырга тырышылган бервакытта, кайберәүләрнең  әлеге үзгәрешләргә битарафлыгы, әлбәттә, җәмгыятебезне борчырлык хәл? Тулган чүп савытларын бер генә көн алмасалар да чаң суга тотынабыз бит. «Экосервис»лылар тиеш түгелне эшләргә тиеш түгеллекне уйламыйбыз да. Тирә-як мохитнең чисталыгы бер алар өчен генә кирәк әллә? Синең өчен дә, минем өчен дә кадерле ул сулар һава, яшел тирәк,  саф сулы күлләр-чишмәләр. Ә аларның саулыгы безнең бүгенге гамәлләребезгә, табигатькә, тирә-юньдәгеләргә карашыбызга нык бәйле, югыйсә. Чүп савытына юнәлгәнче, кулыңа ни алганыңны ныгытып уйлау кирәктер ул җәмәгать!

Вазыйх Фатыйхов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев