Балыкбистәлеләр, " Кайнар линия" эшләячәк
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, " Кайнар линия" эшләячәк

 2019 елның 22 нче мартында 9.00 дан 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы  бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында  «кайнар линия» оештырыла.

8(843) 236-61-26,  236-61-24, 236-61-49 телефоннар аша уңышсыз гаиләләргә кагылышлы очраклар, аларны булдырмый калу юллары, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булганнарның, гаиләдә низаглар чыкканда бала хокукларын яклау буенча сораулар бирергә мөмкин.

Әлеге «кайнар линиядә» Татарстан Республикасы  бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәте хезмәткәрләре, Мәгариф һәм фән министрлыгы, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе вәкилләре дә катнашыр дип көтелә.

 

фотоtacina-adm.ru


Нет комментариев