Күптән түгел генә миңа республика матбугатында Татарстан Республикасы министры урынбасары Фарида Яркаева белән булган әңгәмәне укырга туры килде.
Анда сүз күпләрнең күңелен борчып килгән көндәлек мәсьәләләрнең берсе-“Социаль пакет” турында бара. Чыннан да , бу тема күпләрне кызыксындыра, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрне, инвалидларны, авыру кешеләрне. Социаль пакетка ризалык бирүчеләр арасында вакытында даруын ала алмаудан зарланучылар очрап тора. Шул ук вакытта пакетны акчага алыштыручылар исә даруга тоткан чыгымнарының күләменә уфтана башлый. Авыру бит синнән сорап килми, сәламәтлегең какшады исә даруга ябышасың, хастаханәгә йөгерәсең. Инде вакыт узган була, дару пачкалап кирәк, әле җитмәсә бәясе нинди. Аеруча авыр чирләргә дучар булганда меңнәрне чыгарганыңны тоймыйча да каласың?! Медиклар статистикасына күз салганда, онкологик авыруны дәвалау елына чама белән 2,7 миллион сумга төшә икән. Астма, диабет белән авыручылар өчен чыгымнар шулай ук берничә дистә меңнәр белән исәпләнә. Бу сумнарны 828 сум 14 тиен белән алыштырырга мөмкинме соң?! Шулай булгач, акыллы карарның кайсы үлчәүдә басканлыгын аңлау кыен түгел. Моның өчен нишләргә кирәк тә, кая мөрәҗәгать итәргә? Әлеге сорауларга төгәл җавапны район поликлиникасы мөдире Энҗе Шамил кызы Гаязовадан алырга булдык.
-Социаль пакет алырга хокукы булган һәр пациент 1 октябрьгә кадәр гамәлен рәсмиләштерә ала. Моның өчен район пенсия фондына барып гариза язу гына кирәк. Мондый мөмкинлекне кире кагу исә авыруның льготалы дәва алуны кире кагуы дигән сүз. Кыйммәтле дәва алучыларның саны елдан- ел артуга бара. Шуңа күрә компенсация буларак алган акча күләме тулы дәрәҗә дәвалану өчен җитмәскә дә мөмкин. Шунысын да истән чыгармыйк, льготага хокуклы авыручылар өчен дәүләт финанслауны артырганнан- арттыра бара. Әгәр авыру билгеләнгән срокта социаль пакетка ризалыгын рәсмиләштерә алмый икән, димәк ул ел буена мондый өстенлектән файдалана алмаячак. Үткән еллардан күренгәнчә, шактый пациентлар әлеге программага кайтырга теләк белдерде, әмма кануннар андый мөмкинлек бирми. Бер генә мисал китерәсем килә, исемен язмыйм, М. исемле ханым онгологик авыру белән авырта башлады. Ул социаль пакетны кире каккан булган. Ә кыйммәтле даруларга акчасы җитми. Кайларга, нинди генә фондларга мөрәҗәгать итеп карамады, файдасыз, уңай җавап таба алмады.Соңгы елларда ревматоид полиартрит белән авыручылар саны ишәйде. Аларның проблемасы ирекле сатуда аларга кирәкле дару- уколларның булмауы.Ә мондый мисалларны бик хисап китерергә мөмкин булыр иде. Шуңа күрә һәркем адымын ясаганчы, алдан нигезле уйланса иде. Акчаны сәламәтлеккә алыштыру кирәкме икән?,- диде ул.
Телне бер пешерсәң, аннан өреп кабасың , дигән әйтем яши халыкта. Энҗе Шамил кызының сүзләренә дәлил буларак, үзем дә соңлап үкенүчеләргә юлыкканым булды. Син социаль пакет, йә булмаса акча ал дип берәү дә берәүне үгетләми. Шул исәптән мин дә. Тик социаль пакеттан файдаланучыларның уңай фикере, минемчә, тормышта күбрәк өстенлек итә. Социаль пакет бит әле ул дарулар гына түгел, санатор-курорт дәвалануы өчен путевкалар алу, тимер юл транспортында, шәһәрара транспортларда дәвалану урыннарына бушлай барып- кайту мөмкинлекләре дә бирә. Шулай булгач, һәркемнең үз акылы үзе белән. Ә дәүләт биргән мөмкинлекләрне өстен күрүчеләргә әле вакыт, күп булмаса да бар. Моның өчен әлеге дә баягы территориаль пенсия фонды органына мөрәҗәгать итәргә генә кирәк, йә булмаса фондның сайтына кереп шәхсән кабинет аша да гаризаңны рәсмиләштерергә мөмкин.
Вазыйх Фатыйхов.
фотоkompensacii.ru
Нет комментариев