Кичә район хакимиятенең киңәшмәләр залында терроризмга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Аның көн тәртибендә алты көнүзәк мәсьәлә каралды.
Комиссиянең соңгы ике елда кабул иткән карарлары үтәлеше турында комиссия сәркатибе Хәлил Аслямов хисап тотты. Ул, нигездә, районкүләм уздырылган олы чараларда куркынычсызлык таләпләрен үтәү буенча башкарылган эшләрнең асылы, эшче группаларның эшчәнлеге, уку учреждениеләре, ял итү урыннарында тудырылган шартларга конкрет ачыклык кертте. Район эчке эшләр бүлеге вәкиле, ведомствоара комиссия рәисе Марсель Фатыйховның чыгышы район халкы тормышын тәэмин итә торган объектларның сакланышы, аларга булган таләпләрнең үтәлешенә юнәлтелгән иде. Район мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйков,район яшьләр бүлеге җитәкчесе Алмаз Мөхәммәтшин үз юнәлешләренә кагылышлы профилактик эшләргә,чараларга тукталдылар. Аларга комиссия “Экстремизмга-юк” айлыгы үткәрү бурычын йөкләде. Район буенча УФМС территориаль пункты начальнигы Әлфия Мөхәммәтҗанова исә җирлекләрдәге эмигрантлар белән эшләү үзенчәлекләрен аныклап үтте, бурычларны ассызыклады. Һәрбер каралган мәсьәлә буенча конкрет карарлар кабул ителде. Киләсе утырышларның берсенә әлеге темага кагылышлы укулар да оештырылачагы мәгълүм булды.
Вазыйх Фатыйхов
фотоmedcollege.ru
Нет комментариев