Балык Бистәсендә район Советы утырышы булды
Анда 6 мәсьәлә каралды. Утырышны район Советы рәисе Илдар Таҗетдинов алып барды.
Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә - "Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү турында" конкурс комиссиясе рәисе Рөстәм Җамалиев чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасы өчен конкурс нәтиҗәләре белән таныштырды. Конкурс комиссиясе тарафыннан әлеге вазыйфага Роман Исланов һәм Фәрит Вафинны тәкъдим итү турында карар кабул ителде. Роман Исланов депутатлар алдында чыгыш ясап, башкарылган эшләр һәм алда торган планнар турында сөйләде. Фәрит Вафин район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Роман Ислановка караганда да лаеклы кандидатура күрмәвен әйтте. Депутатлар бертавыштан аның кандидатурасын хупладылар. Район башлыгы Роман Ислановны район башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайлануы белән котлады.
Аннан утырышта «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының 2021 елга һәм 2022-2023 еллардагы чорга бюджеты турында»гы карар проекты мәсьәләсе каралды.
Өченче мәсьәлә - дүртенче чакырылыш муниципаль сайлауларны әзерләүгә һәм үткәрүгә җирле бюджеттан бүлеп бирелгән акчаларның керүе һәм кулланылышы турында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Марат Хәсәнов чыгыш ясады.
«Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе составына билгеләү өчен кандидатура турында"гы мәсьәлә утырышта дүртенче булып каралды. 2020 елның декабрендә Балык Бистәсе районы территориаль сайлау комиссиясенең вәкаләтләре тәмамлану сәбәпле, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә яңа әгъзаларны билгеләү буенча тәкъдимнәр кертү кирәк булды. Район территориаль сайлау комиссиясе составына билгеләү өчен район Советының юридик бүлеге начальнигы Лилия Сафиуллина тәкъдим ителде һәм депутатлар тарафыннан бертавыштан хупланды.
Депутатлар шулай ук «Халыкның социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән эшчәнлек төрен билгеләү турында» һәм «Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы җирле үзидарә органнары структурасы турында» гы мәсьәләләрне дә карадылар һәм тиешле карарлар кабул иттеләр.
Утырыш ахырында район башлыгы Илдар Таҗетдинов район башкарма комитетының социаль-мәдәни өлкә бүлеге баш бухгалтеры Венера Шәрәфиевага Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының Рәхмәт хатын, шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Стариковага Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы Ассоциациясенең Рәхмәт хатын, Күгәрчен авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафинга «Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр» 2019 нчы ел конкурсының «Авыл, шәһәр җирлегенең иң яхшы җитәкчесе» номинациясендә җиңгән өчен - Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы Ассоциациясенең Рәхмәт хатын; Корноухово авыл җирлеге башлыгы Альбина Гыйләҗиевага - Корноухово авыл җирлеге башкарма комитетының “Лукойл” җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы ХI нче социаль –мәдәни проектында «Бәхет утравы» проекты белән катнашканы өчен Диплом тапшырды.
Таңсылу Минһаҗева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа