Балык Бистәсендә «Мобиль поликлиника» күчмә комплекслары яңадан эшли башлады
Җәмгыять

Балык Бистәсендә «Мобиль поликлиника» күчмә комплекслары яңадан эшли башлады

2022 елның 24  нче февраленнән башлап Татарстан республикасының  медицина оешмаларында санитар-эпидемия режим таләпләрен үтәп, өлкән яшьтәгеләргә амбулатор медицина ярдәме күрсәтү янәдән эшли башлады.

60 яшьтән өлкәнрәк затлардан тыш, халыкның билгеле бер төркемнәренә профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансерлаштыру, гражданнарны комплекслы тикшерү, коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләнмәгән яки соңгы 6 ай эчендә әлеге авыруны кичерүчеләргә киңәйтелгән  диспансерлаштыруны оештыру,   авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне, республика халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре автотранспорты белән коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрү һәм киңәйтелгән диспансеризациягә, коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләнмәгән яки әлеге авыруны соңгы 6 ай эчендә кичерүчеләрне (65 яшьтән өлкәннәрдән тыш) поликлиникага алып килү, стационар учреждениеләрдә дәва алучы ятим һәм авыр тормыш хәлендә калган балалар, шул исәптән уллыкка (кызлыкка) алынган, тәрбиягә яки опекага алынган (уллыкка алынган) балаларны диспансерлаштыру оештырыла, балигъ булмаганнарга профилактик медицина тикшерүләре башкарыла.

2022 елның 28 февраленнән «Мобиль поликлиника» күчмә комплекслары яңадан эшли башлады.

 


Нет комментариев