Узган якшәмбәдә район Үзәк мәйданында Масленица (Май чабу) бәйрәме үткәрелде.
Әлеге бәйрәм рус, керәшен кардәшләрнең бүгенгәчә сакланып калган йолаларының берсе.
Элек-электән ул кышны озатып язны каршылау булып саналган. Бәйрәмнең җиде көн дәвам иткән атналыгында (быел ул 28 февральдән 6 февральгә кадәр булды) коймаклар пешереп, җыр-биюләр, күңелле уеннар белән үткәрәсең икән, йортыңа һичшиксез бәхет керәчәк, дигән ышану бар. Шуңа да Май чабу бәйрәменең төп символы – кызарып пешкән коймак. Ул көнне пешерелгән коймакны яктылыкка, кояшка тиңләүләре дә киләсе уңышның мул булырына ишарә.
Көн салкынча, җилле булуга карамастан, Үзәк мәйданга халык шактый җыелды.
Бәйрәмнең котлау, сәламләү өлешендә сүз район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗановага бирелде. Ул райондашларны ихлас күңелдән Май чабу бәйрәме белән тәбрикләде, сәламәтлек, имин тормыш, уңышлар теләде.
-Май чабу – элекке йолаларны, гореф-гадәтләрне дәвам итү символы. Кышны менә шулай күңелле итеп озату районыбызда күптәннән матур традициягә әверелде. Бу - бер-беребез белән аралашу, үпкә-рәнҗүләрне кичерүне сорау көне дә. Кояшлы, якты яз барыбызга да бәхет-шатлык, күңел күтәренкелеге алып килсен. Илләр, дөньялар тыныч булсын! – диде ул.
Бәйрәм күңелле уеннар белән дәвам итте. Биредә туңарга һич мөмкинлек булмады. Район мәдәният йорты, балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре төрледән-төрле бәйгеләрне уздырып кына тордылар. Әйлән-бәйлән уеннарын аркан тартышу, балалар өчен кызык, мавыктыргыч ярышлар алыштырды. Сәхнәдән исә күңелле җырлар өзелмәде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән театральләштерелгән тамаша, концерт номерлары һәркемне үзенә җәлеп итте.
Гадәттә, Май чабу бәйрәменең кульминацион ноктасы булып карачкы яндыру тора. Бу да символик мәгънәгә ия. Бәхетле тормышка комачау итәрдәй барлык начарлык, усаллык, ялкаулык әнә шул утта янып юкка чыгарга тиеш. Ә 7 марттан исә христианнарның олы уразасы башланды. Аңа һәркем чиста, пакъ күңел белән аяк басты.
Фәрвәз Каюмова.
Нет комментариев