Балык Бистәсендә  исерек хәлдәге ике машина йөртүчене тоткарлаган
Җәмгыять

Балык Бистәсендә исерек хәлдәге ике машина йөртүчене тоткарлаган

Узган атнада Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре исерек хәлдәге ике машина йөртүчене тоткарлаган.

2022 елның 23 февралендә, якынча 22 сәгать 40 минутта З.Шәймәрданов урамының  107 йорт каршында Балык Бистәсендә  яшәүче идарә иткән «Рено Сандеро» автомобиле туктатылды. Автомобиль белән идарә итүче 1988 елда туган. Медицина тикшерүе нәтиҗәсендә аның организмында 2.500 мг/л дан артык  алкоголь барлыгы ачыкланган. Машина йөртүчегә Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексы нигезендә беркетмә төзелде. (30 000 сум күләмендә административ штраф салуга китерә, автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1,5-2 елга кадәр мәхрүм ителә).

2022 елның 26 февралендә якынча 00 сәгать 50 минутта Югары Тегермәнлек авылының Совет урамында, 1980 елда туган, Югары Тегермәнлек авылында яшәүче хатын-кыз идарә иткән «Лада Гранта» автомобиле туктатыла. Машина йөртүчегә Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексы нигезендә беркетмә төзелде. (30 000 сум күләмендә административ штраф салуга китерә, автомобиль белән идарә итү хокукыннан 1,5-2 елга кадәр мәхрүм ителә).
 Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеген искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
Исерек килеш руль артына утыручы яки хәрәкәт итәргә ниятләүчене күрсәгез, кичекмәстән Балык Бистәсе районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең кизү частенә 88436122102 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

 

Илназ Шиһапов.

ЮХИДИ бүлеге начальнигы, полиция капитаны.

                           


Нет комментариев