Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә балык тотуны тыю вакыты игълан ителде

 Быел язгы-җәйге чорда балык тотуны тыю вакыты 25 апрельдә башланып 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Балыкчылар шуны белеп торырга тиеш: балыкны тоту ысуллары һәм балык тоту урыннары буенча чикләүләр кертелә.

Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында һәм аларга коючы елгаларда күрсәтелгән срокларда барлык төр ысуллар (чаралар) белән балык тоту тыела.

Балык уылдык чәчми торган урыннарда ярдан бер кешегә калкавычлы һәм төпкә төшерелә торган (донка) бер кармак белән генә тотарга рөхсәт ителә. Кармакта ыргаклар (кармаклар) саны икедән артмаска тиеш. Тәүлеккә бер кешегә 5 килограмм балык тотарга ярый.

Язгы уылдык чәчү чоры су биологик ресурсларын саклау өчен аеруча мөһим вакыт. Законсыз балык тотучылар административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылачаклар. Балык тоту кагыйдәләрен бозган өчен граҗданнарга 2 меңнән 5 мең сумга кадәр, урындагы кешеләргә 20 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 200 мең сумга кадәр административ штраф каралган. Көймәләр, балык тоту җиһазлары конфискацияләнәчәк.

Ә җинаять җаваплылыгына тартылган очракта штрафлар күләме 300 меңнән 1 миллион сумга кадәр, шулай ук ике елдан биш елга кадәр иректән мәхрүм итеп куюлары бар.

 

Автор Илгиз Җамалиев.

фото архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса