Утырдымда гомер йомгагын сүтәм. Сүтеп бетерерлек тугел,бик куп вакыт узган. Мәктәпне бетергәнгә 38 ел Бу бит көннәр айлар гына түгел,еллар.
Әле кичә генә кебек, ап-ак алъяпкыч, күбәләктәй ак бантик, форма киеп басып торган чаклар. Мәктәп елларында төшкән фотосурәтләрне барлыйм. Кемнәр бар да кемнәр юк. Күпләребез безнең арадан киткән Гөлфизәр, Зөлфирә, Миргазиз, Наил, Рөстәм, Илфат, Әбүзәр. Классташларымның урыннары җәннәт түрендә булса иде диеп Раббыбызга ялварам. Калганнарыбызны исәнлектән аермасаң иде Раббым. Сурәтләрдән мөләем ягымлы карашлы укытучыбыз сыйныф җитәкчебез Сабир кызы Әлфия апа карап тора. Аның белән дә күптән очрашканыбыз юк икән бит. Сагынганбыз үзен, сөйләшергә сүзләребез дә шактый җыелган. Болай булмый, очрашырга кирәк безгә, күрешергә. Кемнең кесә шалтыраткычының номеры бар шалтыратам очрашуга чакырам. “Әйдәгез”,- дип, сагынылган барыгызда очрашып алыйк. Иң беренче булып укытучыма Әлфия апабызга, аннары сыйныфташларыма шалтыратып очрашуга чакырдым. Без яшьлек белән укытучыбызның ни кадәрле кадерле икәнен аңламаганбыздыр да. Ә хәзер уйлар, карашлар башка. Без аны яратып хөрмәт итеп сагынып яшибез икән бит. Ул безнең тормыш маягыбыз булган, дөрес юл сайларга булышкан. Күңелле вакыйгалар барда укытучыбыз белән бәйле. Шушы язмабыз аша Югары Тегермәнлек авылы 80 нче елгы чыгарылыш укучылары исеменнэн Әлфия апа Әшраповага чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Исәнлек–саулык, гаилә бәхете, безгэ һәрвакыт маяк булып торыугызны теләп, сезнең укучыларыгыз исеменнән Гөлсәрия.
Нет комментариев