Балык Бистәсе районының Олы Кульга авылында халык җыены
Җәмгыять

Балык Бистәсе районының Олы Кульга авылында халык җыены

 Олы Кульга авыл җирлеге Советының отчет җыелышы һәм халык җыены эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов, район оешмалары җитәкчеләре,вәкилләре катнаштылар.

Авыл җирлегенең 2018 елда социаль-икътисадый үсешенең йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турындагы доклад белән авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Евгений Терентьев чыгыш ясады.

Депутатлар,җыенга килгән халык алдында шулай ук район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы Искәндәр Моталлапов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Рафаэль Мөхәммәтшин, Агротехник техникум директоры урынбасары Гөлфия Галимова чыгыш ясадылар. Башкарма комитет җитәкчесе Роман Исланов җыенда катнашучыларны районыбызның 2018 елдагы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары белән таныштырды.

Илгиз Җамалиев.


Нет комментариев