Агымдагы елның июль аенда районыбызның гражданлык актларын теркәү бүлегендә туу турында 7 акт теркәлде. Шушы чорда районыбызда 13 яңа гаилә барлыкка килде.
Туган сабыйларның 5 се малайлар, 2 се кыз бала. Шуларның берсе гаиләдә дүртенче бала булып туган. Ата-аналары сабыйларга Ислам, Роман, Замир, Самина, Имир, Аделия дигән матур исемнәр кушканнар. Иң яшь әнигә–20, иң яшь әтигә - 21 яшь.
Җиде айда язылышу турында 57 акт теркәлгән. Иң яшь кияүгә - 21 яшь, иң яшь киленгә – 18 яшь. Иң олы яшьтәге кияү - 51 яшьтә, иң олы кәләшкә – 49 яшь.
фотоnovosti33.ru
Нет комментариев