Балык Бистәсе районында яшәүчегә "Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан” истәлек билгесе тапшырылды
Җәмгыять

Балык Бистәсе районында яшәүчегә "Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан” истәлек билгесе тапшырылды

   Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел. Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган 900 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык,чыдамлык һәм корычтай ныклы рух билгесе өсти. Изге җиребезне илбасарлардан саклап калган,аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар рухы алдында баш иябез,алар батырлыгы һичкайчан онытылмас!

  Юбилей көне унаеннан, Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Вафина Олы Елга авылында яшәүче Шәйхетдинова Миннисә Кыям кызына "Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан” истәлек билгесе тапшырды һәм котлады. Ихлас теләкләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Роберт Рашитов, Олы Елга авыл җирлеге башлыгы Фәрит Садриев, Олы Елга урта белем мәктәбе директоры Гөлнур Миннигалеева   да кушылды.


Нет комментариев