Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы Олы Елга авылы музее экспонатлары ни сөйли

Комсомол. Яшьлек. Батырлык. Романтика. Без 70 нче ел балаларына да алты орденлы, бай тарихлы комсомол оешмасы сафларында тәрбияләнергә насыйп булды. Безнең чорда бу оешмага массовый төстә кабул итү башланган иде. Ә элгәрерәк елларда комсомолга бары лаеклы, үрнәк алырлык яшьләребезне генә кабул иткәннәр.

 Музей материаллары арасыннан авылыбызның беренче пионерлары һәм комсомолларын барлыйм. Пионер оешмасы сафына керүчеләр шактый, ә менә беренче комсомоллар бармак белән генә санарлык. 1943 елда комсомолга Нурмөхәммәт Әхмәдиев һәм Минебикә  Садриева (Сафиуллина) кабул ителгәннәр. Ул вакытта мәктәптә комсомол секретаре булып Илгиз Шакиров эшләгән. 
1946 елда  Бөек Җиңүне Берлинга кадәр барып җитеп каршылаган Хәбибулла Вәлиев  туган авылыбызга кайтып комсомол оешмасын торгызып җибәрә. Шул елны Тимерхан Сафиуллин, Һидият Вәлиуллин комсомол булалар. Һидият абый гомере буе колхозда механизатор булып эшләп, Ленин орденына ия булган кеше.
Гражданнар сугышы, беренче бишьеллыклар, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соң  илнең экономикасын торгызулар, чирәм җирләрне  күтәрү, БАМ, космосны үзләштерү... Комсомоллар җилкәсенә төшкән вакыйгалар, бөек төзелешләр бихисап.  Чирәм җирләрне үзләштерүдә безнең авылдашларның да  өлеше зур.  Комбайнчы Зәкиҗан абый Сафин үзенең ярдәмчесе Гомәр абый Хәйретдинов белән ике тапкыр Казахстан җирләрендә  булып, 1961 нче елда Төньяк Казахстанның Первомайский совхозында С-4М комбайны белән 4000 центнер, 1962 елда  3800 центнер ашлык  уралар. Татарстаннан 68 кеше була. Зәкиҗан абый экипажы социалистик ярыш нәтиҗәләре буенча өченче урынга чыга. 1966 елда комбайнчы Вәгыйз абый Садыйков Красноярск краеның Шарипов районында эшләп 8000 центнер ашлык суктырып икенче урынны яулый. 1974 елда Исхак  Хәйруллин һәм Әхәт абый Шәрәповлар да  Казахстанның Тургай өлкәсендә иген уңышы җыюда катнашалар. Алар икесе дә СК-4 комбайннары  белән 4000 әр центнер ашлык җыюга ирешәләр. 
 Авыл, район күләмендә генә түгел, республика буенча да уңышлар яулаган комсомол авылдашларыбыз исемлеген тагын да дәвам итеп булыр иде.  Әйтәсе килгән сүзем шул, безгә һәрвакыт Зоя Космодемьянская, Павел Корчагин, Александр Матросов кебек комсомолларны батырлык үрнәге итеп күрсәттеләр, мин моңа һич кенә дә каршы түгел, әмма  үз авылыбызда, үз тирәбездә дә горурланырлык,  үрнәк алырлык  комсомолларыбыз бар икәнен онытмасак иде.
                                 

Хәтимә Солтанова,
                                        музей җитәкчесе.
Олы Елга авылы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса