Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсе районы башлыгы Илдар Таҗетдиновның балыкбистәлеләрне Сабантуй бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле райондашлар,  бәйрәмебезнең кадерле кунаклары!  Сезне  халкыбызның иң күркәм бәйрәме – милли Сабан туе белән ихластан тәбрик итәм! Борынгы  бабаларыбыз аны язгы сабан һәм муллык бәйрәме буларак  уздыра башлаганнар. Ул хәзер дә ел саен көтеп алына торган шатлыклы вакыйга.  

Сабантуенда без язгы кыр эшләренә, терлекчелек өлкәсендә ирешкәннәребезгә нәтиҗә ясыйбыз.  Иң элек мәйдан түренә  кыр батырларын, ферма маякларын чакырып,  рәхмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез. Игенчеләребезнең гомуми фидакарь тырышлыгы белән язгы чәчү уңышлы төгәлләнде. Хәзер игеннәр мул уңыш вәгъдә итеп күкрәп үсеп утыралар.
Терлекчелектә дә тотрыклы үсешкә ирешкән хуҗалыкларыбыз бар. Алар җәйге чор мөмкинлекләреннән файдаланып сөт, ит җитештерүне тагын да арттырырлар дип ышанам. Авыл хезмәтчәннәренең районыбыз социаль икътисадый үсешенә керткән олы хезмәтләре чиксез хөрмәткә лаек. Без аларның уңышлары белән горурланабыз.
Сабантуй бәйрәмендә милләтебезнең кунакчыллыгы, күңел киңлеге, рухи байлыгы ачык чагыла. Сабантуйлар – халыклар дуслыгын чагылдыручы символ буларак та  әһәмиятле роль уйный.Ул төрле милләт,  дин вәкилләрен бер мәйданга җыя. 
Хөрмәтле балыкбистәлеләр, бәйрәмебез кунаклары! Дәртле һәм күңелле Сабантуй бәйрәме тормышыбызга ямь өстәсен, игелекле гамәлләргә рухландырсын, тагы да канатланып эшләргә көч һәм күңел күтәренкелеге бирсен. Һәрбер гаиләгә саулык, иминлек, бәхет - шатлык телим, бәйрәмнәребезне матур итеп үткәрик. Бәйрәмебез котлы булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса