Балык Бистәсе район суды 100 еллыгын билгеләп үтте
Җәмгыять

Балык Бистәсе район суды 100 еллыгын билгеләп үтте

 Әлеге чарада Татарстан Республикасы Югары суды рәисе Илгиз Гыйлазов, Татарстан Республикасы Судьялар Советы рәисе Роман Гафаров, Татарстан Республикасында Суд депарнаменты идарәсе  начальнигы урынбасары Илгиз Зарипов, Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Надежда Рогозина, Балык Бистәсе районы башлыгы урынбасары Илнур Ибраһимов, Югары суд судьялары, район судлары рәисләре катнаштылар.

Сәламләү сүзе белән Балык Бистәсе район суды рәисе Марс Миндубаев чыкты.

“Безнең судның рәсми эшчәнлеге Лаеш суд округы җирле халык судьялары Советының 1918 елның 9 октябрендә  игълан ителгән әмереннән башлана. Шушы датадан башлап үзәге Балык Бистәсендә булган суд участогы оештырыла.

Йөз ел дәвамында Балык Бистәсе район суды Закон сагында тора, хокукый культура үсешенә йогынты ясый. Безнең судның нигезен югары мораль сыйфатларга, һөнәри осталыкка  ия булган хезмәткәрләр тәшкил итә. Алар судның төп функциясе булган гаделлекне тәэмин итеп халыкта абруй казандылар. Хакимият органы буларак безнең судның тәҗрибәсенә һәм практикасына мировой судья гына түгел, ә бәлки прокуратура, суд приставлары службасы һәм башка хокук саклау органнары хезмәткәрләре дә ориентлашалар.

Йөз ел эчендә судья һәм аппарат хезмәткәрләренең берничә буыны алышынды. Әмма аларның югары профессиональлеге, Законга һәм гаделлеккә хезмәт итү традицияләре үзгәрешсез калды. Архив чыганакларыннан күренгәнчә, төрле елларда Балык Бистәсе халык судын П. Н. Семенов, Тәхаветдинов, С. З. Зарипов, Г. А. Мөхәммәтшин, Ф. С. Ситдыйков, Р. В. Вәлиәхмәтов, Я. К. Рәхимов, С. Х. Хәсәнов, З. Г. Галиева, Н. Г. Демидов, П. А. Бонифатьев, С. Ф. Фәсхиев, Р. С. Яруллин, Г. Х. Сафин, М. А. Галиуллин, В.Н. Мөхәммәтгалиев җитәкләгәннәр.

Бу күркәм юбилеебызны суд реформасы уздыру, процессуаль закончалылыкны камилләштерү чорында билгеләп үтәбез. Болар судларда оештыру, финанс проблемалары тудыралар. Аларны уртак тырышлык белән чишү районда һәм республикада судлар эшчәнлеген яңа, тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирер дип ышанам.”

Суд ветераннары, отставкадагы судьялар, суд аппараты хезмәткәрләре, үзләренең бәһасез тәҗрибәләрен тапшырган һәркем адресына рәхмәт сүзләре яңгырады. Алар үз эшләренең чын осталары, суд эшчәнлеген камилләштерүгә зур өлеш керттеләр, яшь белгечләрне тәрбияләделәр. Судьялар һәм суд аппараты хезмәткәрләренә Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары  тапшырылды.

Бүгенге көндә Балык Бистәсе район суды эшчәнлеге өчен бөтен шартлар тудырылган: эш алып бару өчен программалар кертелгән заманча оргтехника, видеоконверенц элемтә, веб-камералар белән җиһазландырылган утырышлар залы.

Ел саен суд якынча 1500 гражданлык, җинаять һәм административ эшләр,төрле материаллар карый. Аларның кайберләре резонанслы, шуңа да судка җәмәгатьчелек һәм  массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан игътибар күрсәтелә.

Бүгенге көндә Балык Бистәсе район суды өч составлы. Хөкемнәрне тәҗрибәле, югары квалификацияле судьялар чыгаралар. 2015 елдан район судын Марс Миндубаев җитәкли. Суд органнарындагы эшчәнлеген ул 2008 елда Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре 2 номерлы суд участогы судьясы буларак башлый. 2013-2015 елларда Татарстан Республикасы Югары суды судьясы булып эшли. Әлфия Миннәхмәтова -1993 елдан, Нуретдин Җамалиев 2005 елдан федераль судьялар булып эшлиләр. Балык Бистәсе районы буенча 1 номерлы суд участогы мировой судьясы вазыйфаларын Миләүшә Галимова башкара.

Район суды коллективы районның җәмәгать, мәдәни, спорт тормышында актив катнаша.

Балык Бистәсе район суды күп кенә кадрлар тәрбияләве белән дә горурлана ала. Судья ярдәмчесе Миләүшә Галимова бүгенге көндә мировой судья булып эшли. Ленар Галимов Казан шәһәренең Киров районы суд участогы мировой судьясы, аннары Киров районы судында федераль судья булып эшләде. 2017 елдан ул Татарстан Республикасының Югары суды судьясы итеп билгеләнде. Ләйсән Имамиева ТР Югары суды судьясы ярдәмчесе булып эшли.

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе район судына 100 ел. Бу гади “түгәрәк” дата гына түгел, ә бәлки үткәннәрне барлау, киләчәккә яңа  бурычлар билгеләү өчен менә дигән форсат та.

            Татьяна Вәлиева,

район судының

“Диалог” матбугат үзәге җитәкчесе.


Нет комментариев