Кичә Россия Пенсия фондының Балык Бистәсе районындагы идарәсе хезмәт коллективының 2018 ел йомгакларына, агымдагы елдагы эшчәлекләренең төп юнәлешләренә багышланган җыелышы булды.
Аның эшендә район башлыгы урынбасары Илнур Ибраһимов, Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча бүлегенең дәүләт мәгълүмати системаларының эшен тәэмин итү группасы җитәкчесе Лилия Нуриәхмәтова, район ЗАГС бүлеге начальнигы Миләүшә Зарипова, “Пенсионерлар союзы”ның җирле бүлеге рәисе Анатолий Автономов, күп функцияле үзәк (МФЦ) филиалы начальнигы Нурислам Сафиуллин катнаштылар.
2018 ел йомгакларына, агымдагы елдагы эшчәлекләренең төп юнәлешләре турында доклад белән идарә начальнигы Минзия Валеева чыгыш ясады.
Җыелыш ахырында алдынгыларны бүләкләү тантанасы булды.
Автор Илгиз Җамалиев.
Нет комментариев