«Союз пенсионеров России» Бөтенрәсәй җәмәгать оешмасының Балык Бистәсе районы буенча бүлеге өлкәннәрне компьютерлык грамотасына өйрәтү максатыннан укулар оештыра.
Хәзерге вакытта компьютер белән эшли белү тормыш өчен кирәкле ихтыяҗ булып тора.
Быел «Өченче буын» университетында дәресләр бишенче сентябрьдән башланачак. Анда 60 һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар, 50 яшьтән узган хатын-кызлар чакырылалар. Укырга теләүчеләр 2-21-05; 89178597344 телефоннары буенча, яки Балык Бистәсе, Ленин урамы, 82 (А) мәдәният йортында бүлекнең рәисе Анатолий Автономовка мөрәҗәгать итә алалар. Укулар пенсионерлар өчен бушлай оештырыла.
фото архив.
Нет комментариев