Балык Бистәсе Корноухово авылында сәяси корбаннарны искә алу көнен билгеләп уздылар
Һәрбер кешенең күңеле түрендә күпмедер дәрәҗәдә ватанпәрвәрлек, туган ягына булган ярату хисе яши. Аның ни дәрәҗәдә көчле булуын һәркем үзе генә белә. Илебезнең горурланып сөйләрлек вакыйгалары, күңелне тырнап торырлык, кайтавазы шактый елларга җитәрлек болганчык мизгелләре дә аз булмаган.
20 гасырга караган Бөтендөнья сугышы булсынмы ул, ачлык, тотрыксызлык еллары булсынмы – боларның берсе дә эзсез югалмаган, тарих битләренә сыенып, безгә, бездән соң киләчәк буыннарга үзенең барлыгын бар тулылыгы белән искәртеп тора кебек. 20 гасырдагы тарихи матавыклар моның белән генә бетми әле. Миллионлаган кешеләрнең тормышын хәл иткән сәяси репрессия дә тарих битләренең бер өлешен алып тора. Ел саен 30 октябрь Рәсәйдә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге күңелсез дата үсеп килүче буын тарафыннан игътибарсыз калырга тиеш түгел, миңа калса. Шуларның барысын да истә тоып, 31 октябрь көнне Корноухово мәдәният йортында “Хәтер битләрен актарганда...” дип исемләнгән тематик чара үткәрелде. Әлеге чарага мәктәп балалары чакырулы иде.“Сәяси репрессия”, “халык дошманы” сүзтезмәләренә кыскача аңлатма биргәч, презентация ярдәмендә тарих битләренә “сәяхәт иттек”. Колыма, Соловки лагерьлары, репрессиягә дучар ителгәннәрнең язмышы, алар кичергән җәзалар турында сөйләгәндә балаларның йөзендә кызыксыну хисе белән беррәттән, кызгану хисе дә чагылып үтте. Тарих битләренә күз салсаң, “халык дошманы” исеме тагылып, үлем җәзасына, сөргенгә сөрелгән халык саны дистәләгән миллионнар белән исәпләнгән. Бер гаепсез кешеләрнең ачы күз яшьләре белән юылган куркыныч еллар шаукымы тарих битләрендә генә түгел, хәтернең бер почмагында булса да үз урынын алып, үзенең барлыгын искәртеп торырга тиештер, мөгаен. Очрашуыбыз нәкъ тә шуны раслаучы бер дәлил булды кебек. Әлеге җан өшеткеч вакыйгаларны, батырлык, каһарманлык кебек күркәм гамәлләр белән беррәттән, кабахәтлек, хыянәтчеллек, явызлык кебек күренешләрне онытам дисәң дә, онытып булмас иде. Авыр елларда да, язмыш сынавына бирешми, сынмый вә сыгылмый, үз язмышы белән килешеп, киләчәккә ышаныч белән карарга өйрәнгән шәхесләребез булуы күңелдә бары тик соклану хисе генә тудыра. Бүгенге кичәгә дә “Үткән үткәндә калсын, мондый вәзгыять башка кабатланмасын иде”, дигән сүзләр нокта куйды.
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев