Балык Бистәсе икенче мәктәбендә җыелыш булып узды
Җәмгыять

Балык Бистәсе икенче мәктәбендә җыелыш булып узды

Күптән түгел Балык Бистәсе икенче мәктәбендә белем бирү оешмалары хезмәт коллективларының киңәйтелгән җыелышы булып узды.

Аны район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков алып барды. Ул үз чыгышында  белем бирү оешмаларының күпкырлы эшчәнлекләрен тасвирлады. Район Советы аппарат җитәкчесе Рөстәм Җамалиев  2018 нче елда районның социаль-экономик үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде  һәм күп юнәлешләрдә эшчәнлекнең уңай якка үзгәрүен әйтте.

Мондый төрдә җыелыш беренче тапкыр узды. Белем бирү оешмалары хезмәткәрләренә үзләрен борчыган мәсьәләләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов һәм башка җитәкчеләрдән җаваплар  алырга мөмкинлек тудырылган иде. Ә хәл итәсе мәсьәләләр аз түгел. Мәсәлән, иртәнге сәгатьләрдә “Йолдыз” балалар бакчасы һәм икенче мәктәп янында машиналар күп җыелу сәбәпле хәрәкәт итү авырлаша. Юлның бу өлешендә чат ясарга тәкъдим керде. Икенче мәктәп җитәкчелеге кече сыйныфлар өчен яңа спорт залы салырга, ә хәзергесенә капиталь ремонт үткәрергә кирәк дип саный. Илсур Садыйков шулай ук гимназия өчен актлар залы, балалар иҗат мәктәбе өчен яңа бина,  “Поле чудес” микрорайонында,  Северный поселогында һәм Анатыш авылында мәктәп автобуслары тукталышы ясарга кирәклеген җиткерде. “Агротехникум янындагы биш катлы йортка янгын сүндерү һәм «Ашыгыч ярдәм» машиналары өчен юл юк, яз-көз тулай торак янына кереп булмый, территорияне тәртипкә китерергә кирәк, бертуган Бакировлар урамындагы юлны төзекләндерергә, З. Шәймарданов урамындагы “Фасоль” кибете янындагы киселештә светофор куярга”- менә шундый сорау-гозерләр яңгыраттылар җыелышта катнашучылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов һәр сорауга төпле, дәлилләп җавап бирде. Аларны хәл итү  вакытлары билгеләнде.       

         

          Таңсылу Минһаҗева.

фото rsloboda-rt.ru

 


Нет комментариев