Балык Бистәсе “Авыл офыклары” редакциясе хезмәткәрләре һәм районның журналистлар берлеге әгъзалары катнашында редакциядә чираттагы утырыш булды.
Анда мөһим мәсьәләләр каралды, хәл ителде. Шуларның берсе – Татарстан Республикасы җурналистлар берлегенә тагын бер кандидатура тәкъдим иттелде. 1996 елдан бирле журналистика өлкәсендә иҗат итә ул. Мәкаләләре район һәм республика матбугатларында даими басылып бара. 2009 елдан “Авыл офыклары” газетасының штаттан тыш хәбәрчесе. Төрле җанрда, төрле темаларга язучы актив хәбәрчебезне берлеккә лаек дип уйлыйбыз.
Мондый төр утырышлар максатчан, файдалы һәм үтемле. Шуңа да алар даими үткәрелә. Үзара фикер алышу, киңәшләшү, төрле мәсьәләләргә җавап табуны утырышның төп максаты итеп куйдык. Бу үз чиратында коллективның бердәмлеген арттырырга, килеп туган проблеманы уңай хәл итәргә, дус-тату эшләргә ярдәм итә.
Материалны Балык Бистәсе районы буенча җурналистлар берлеге филиалы җитәкчесе Гөлназ Зарипова әзерләде.
фото автордан.
Нет комментариев