Балык Бистәсендә «Бистә шәле» хатын-кыз һөнәрчелеге фестивале үткәрелә
19 август көнне 11.00. сәгатьтә Балык Бистәсенең Сабантуй уза торган мәйданында I нче республика «Бистә шәле» хатын-кыз һөнәрчелеге фестивале үткәрелә.
Программада: "Бистә ярминкәсе" дип исемләнгән оста куллар ярминкәсе, ачылу тантанасы, мамык һәм аксессуарлардан эшләнмәләр коллекциясе дефилесы, осталарның иҗади очрашулары, мастер-класслар, презентацияләр, музей күргәзмәсе, Татарстан Республикасы сәнгать үзешчәннәре чыгышлары, «Бистә кабартмасы», "Иң креатив шәл", "Шәлне иң тиз бәйләүче” осталар конкурсы тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа