Балыкның тәңкәләрен чистартып яки тиресен куптарып, эре кисәкләргә бүләбез дә, тоз, борыч сөртеп, савытка салып, 1 сәгатькә бүлмә температурасында калдырабыз. Шампурны сыек май белән майлап яки суган белән ышкып әзер булган балыкны тезеп чыгабыз. Утта озак тотмыйбыз, 5-6 минут чамасы гына, уттан алгач лимон согы сибәбез, янәдән утка куеп тәмам...
Балыкның тәңкәләрен чистартып яки тиресен куптарып, эре кисәкләргә бүләбез дә, тоз, борыч сөртеп, савытка салып, 1 сәгатькә бүлмә температурасында калдырабыз. Шампурны сыек май белән майлап яки суган белән ышкып әзер булган балыкны тезеп чыгабыз. Утта озак тотмыйбыз, 5-6 минут чамасы гына, уттан алгач лимон согы сибәбез, янәдән утка куеп тәмам йөзе килгәнче, кетердәп торырлык булганчы кыздырып бетерәбез.
- 1кг. итләч балык
- тоз
- кирәгенчә төелгән ак борыч
- 1-2 лимон
Тәмле булсын!
http://kazanutlary.ru/?p=37951
фото http://yandex.by
Нет комментариев