"Элек җинаять кылучыларның гына бармак эзләрен алалар иде. Хәзер бөтен кешенекен алалар дип ишеттек. Бу нәрсәгә кирәк икән, аңлатмассызмы? И. Шакирҗанов."
Газета укучыбызның бу соравына район эчке эшләр бүлеге штабының өлкән инспекторы Марина Боднарь жавап бирә:
-Дактилоскопия-кешенең кул бармакларындагы капилляр бизәкләрнең үзенчәлекләре турында мәгълүмат, гади тел белән әйтсәк, бармак эзләре. Россия Федерациясе законнарын бозган гражданнар өчен бармак эзләрен алу мәҗбүри гамәл. Ә ирекле рәвештә дактилоскопик теркәлү узу бөтенләй башка мәсьәлә. Ул беренче чиратта шәхесне идентификацияләү өчен кирәк. Тормышта бик күп төрле гадәттән тыш хәлләр булып тора бит. Әйтик ,кеше хәтерен, докуметларын югалтырга, башка бәхетсезлеккә тарырга мөмкин. Мондый очракларда дактилоскопик мәгълүматтан башка шәхесне идентификацияләү шактый кыенлаша. Шуңа да ирекле рәвештә дактилоскопик теркәлү узу беренче чиратта граҗданнарның үзләренә кирәк. Аеруча психик тайпылышлары булган граҗданнар өчен әһәмияте зур. Әгәр авыру кеше үзе турында бернинди дә мәгълүмат бирә алмаса, дактилоскопия аның туганнарына югалган гаилә әгъзасын табарга ярдәм итәчәк.
Россия Эчке эшләр министрлыгының "Ирекле дәүләт дактилоскопик теркәлү узу буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең административ регламентын раслау турында"гы Әмере буенча барлык регионнарда бу процедура узуның бердәм стандартлары билгеләнде. Ул барлык Россия гражданнары өчен бушлай уздырыла.
Дактилоскопик исәпкә басу өчен гражданин гариза язарга тиеш. Процедура узу өчен паспорт, 14 яше тулмаганнарга туу турында таныклыктан тыш башка белешмә, документлар кирәк түгел. Процедурадан соң граҗданинга ирекле дәүләт дактилоскопик теркәлү узганлыгы турында белешмә бирелә. Белешмә рәсмиләштерүнең максималь срогы--бер сәгать. Әгәр гражданин теге яки бу сәбәпләр аркасында процедура узудан баш тартса аңа шулай ук баш тартуы турында белдерү кәгазе бирергә бурычлылар.
Югарыда телгә алынган Әмер нигезендә, бармак эзләрен алу электрон сканер аша да, буяу ярдәмендә дә башкарылырга мөмкин.
www.gosuslugi.ru сайтында теркәлү узган граҗданнар дәүләт хезмәте алу турында гаризаны электрон рәвештә тапшыра алалар. Аның "шәхси кабинетында" гаризаның каралу этаплары турында мәгълүмат урнаштырыла. Безнең районда ирекле дактилоскопик теркәлү буенча дәүләт хезмәте Росия Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы буенча бүлегендә күрсәтелә.
Граҗданнар дүшәмбе-җомга 9. 00дән 17. 00 сәгатькә кадәр, шимбә 9.00 дән 12.00 сәгатькә кадәр кабул ителәләр.
Кабатлап әйтәм, ирекле дактилоскопик теркәлү граҗданнарның үз теләге белән һәм бушлай уздырыла.
Илгиз Җамалиев әзерләде.
Нет комментариев