Күп балалы (18 яше тулмаган өч яки аннан да күбрәк баласы булган) гаиләләргә Татарстан Республикасы законы нигезендә, фатирга һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә киткән чыгымның 30 проценты күләмендә, торак мәйданы социаль нормалары һәм халыкның хезмәтләрдән файдалану нормативларыннан чыгып исәпләнүче субсидия-ташлама каралган.
Моңа кадәр торак-коммуналь хезмәтләргә субсидия ата-ананың берсенә бирелә иде (ташлама суммасы ата-ананың икесенең дә керемнәрен кушып исәпләнде). 2018 елның 1 гыйнвареннан әлеге социаль ярдәм һәр ата-анага (һәркайсына үз ташлама күләме) түләнәчәк.
Түләүләрне вакытында алу өчен күп балалы гаиләдән һәр ата-анага Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына (uslugi.tatarstan.ru) күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләргә субсидия-ташлама хезмәте буенча электрон гариза җибәрергә кирәк. Әлеге хезмәт тулысынча электрон формада күрсәтелә. Моның өчен социаль яклау идарәсенә барып йөрисе дә булмый.
http://www.tulachi.ru/tt/the-news-tat/item/8006-kүp-balalyi-gailәlәr-ig'tibaryina.html
фото s1286.photobucket.co
Нет комментариев