Балыкбистәлеләр,кичке ашка пешерер өчен кыстыбый рецепты
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр,кичке ашка пешерер өчен кыстыбый рецепты

Укучыбыздан "Кыстыбый" рецептын тәкъдим итәбез.

Төче камыр басып 75 г лы кисәкләргә бүләләр һәм җәеп кызган табада баштан бер ягын, аннары икенче ягын пешереп алалар.

Кыстыбый эче: бәрәңге боламыгы әзерлиләр, кайнар сөт, эреткән май, турап майсыз кыздырган суган салып, барысын бергә болгаталар.

1 өлешкә: камыр 75г, бәрәңге 120г, сөт 25г, май 5г, башлы суган 15г.

Җәймәнең яртысына бәрәңге боламыгы ягалар да икенче яртысы белән каплыйлар. Бөкләгән җирдә сынмасын өчен, кыстыбыйны кайнар килеш ясарга кирәк. Кыстыбыйның өстен эреткән май белән майлап, табынга кайнар килеш бирәләр.

http://www.saby-rt.ru/tt/the-news-tat/item/18050-tatar-halyik-ashlaryi-bik-tәmle-һәm-faydalyi-kichke-ashka-pesherer-өchen-kyistyibyiy-retseptyi-tәkdim-itәbez.html

фото интернет чыганклардан алынды.


Нет комментариев