Балыкбистәлеләр, алдауларга бирешмәгез
Җәмгыять

Балыкбистәлеләр, алдауларга бирешмәгез

Соңгы вакытларда граҗданнарга телефоннан үзләрен Пенсия фонды идарәсе хезмәткәре, дип таныштырып аларның шәхси мәгьлуматлары белән кызыксыну очраклары нык артып киткән.

Бу уңайдан район пенсия фонды идарәсе җитәкчелеге эшләүче хезмәткәрләрне һәм пенсиядәге граҗданнарны мондый алдашуларга бирешмәскә чакыра һәм үзләренең бер вакытта да телефоннан чылтыратып халкыбыздан пенсия иминияте таныклыгы һәм банктагы карталарның мәгьлуматларын сорап аптыратмауларын искәртәләр. Шулай ук идарә хезмәткәрләре авылларга чыгып йорттан-йортка кереп граҗданнарга яңа төр хезмәт күрсәтүләр һәм башка мәсьәләләр белән борчымауларын, юк-барга башларын катырып йөрмәүләре турында да җиткерә. Урыннарга чыккан очракта, үзләре белән таныштырып граҗданнарга таныклыкларын күрсәтергә тиеш булуларын әйтәләр.

фотоhttp://moyaokruga.ru


Нет комментариев