Балыкбистәлеләр, 18 март көнне районыбызда бик күп чаралар узачак
18 март-Россия Президентын сайлаулар көнендә районыбызда күп төрле мәдәни һәм спорт чаралары уздыру күздә тотыла.
Сайлау уздыру пунктларында "Без бергә" халык иҗаты республика балалар фестиваленең мәктәп туры гала концертлары, Бөтенроссия "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул" физкультура-спорт комплексының Кышкы фестивалендә, "ГТО" ны бөтен гаилә белән" гаилә уеннарында җиңүчеләрне бүләкләү тантаналары булачак.
Урахча мәктәбендә бадминтон буенча шәхси-команда беренчелегенә ярышлар үткәрелә.
"Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында үсмерләр һәм кызлар арасында пауэрлифтинг буенча шәхси-команда беренчелегенә ярышлар узачак.
Район үзәгендә мәктәпләр җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе, укучылар кулы белән ясалган халык кулланма иҗаты әйберләре ярминкәсе оештырыла.
Әзерләде Илгиз Җамалиев.
фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев