Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Ямаш авылында чаңгы ярышлары узды

Күптән түгел Ямаш мәктәбе базасында 2002-2004, 2005-2006 елгы үсмерләр һәм кызлар арасында шәхси команда беренчелегенә чаңгы ярышлары булып узды. Анда район мәктәпләреннән 10 команда, 51 яшь спортчы катнашты. Әдилә Мингарипова, Марсель Шәмсевәлиев (Күгәрчен), Фәнзил Имамиев (Яңа Арыш), Алинә Сафиуллина (Балыклы Чүкәй),үз яшь категорияләрендә беренче урынны яуладылар. Командалар исәбендә Күгәрчен мәктәбе...

Күптән түгел Ямаш мәктәбе базасында 2002-2004, 2005-2006 елгы үсмерләр һәм кызлар арасында шәхси команда беренчелегенә чаңгы ярышлары булып узды.

Анда район мәктәпләреннән 10 команда, 51 яшь спортчы катнашты.

Әдилә Мингарипова, Марсель Шәмсевәлиев (Күгәрчен), Фәнзил Имамиев (Яңа Арыш), Алинә Сафиуллина (Балыклы Чүкәй),үз яшь категорияләрендә беренче урынны яуладылар.

Командалар исәбендә Күгәрчен мәктәбе (тренер-укытучы Марат Хөснетдинов) беренче урынга чыкты. Икенче, өченче урыннарны Ямаш ( Инсаф Баһавиев), Трой-Урай (Рәмзил Нуретдинов) мәктәпләре командалары бүлештеләр.

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев