Балык Бистәсенең Яңа Арыш Мәдәният йортында Фәсәхәт Мусинаның юбилей кичәсе булып узды
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Яңа Арыш Мәдәният йортында Фәсәхәт Мусинаның юбилей кичәсе булып узды

Балык Бистәсе районының Яңа Арыш Мәдәният йортында ветеран-укытучы Фәсәхәт Мусинаның юбилей кичәсе булып узды. Бу бәйрәмне аның хөрмәтенә беренче класска 1970 елда кергән укучылары оештырганнар. Шул рәвешле, мәхәббәт һәм кайгыртучанлыгы, ныклы белем биргәне өчен чиксез рәхмәтләрен белдергәннәр. "Сез безнең горурлыгыбыз. Һәрвакытта безгә үрнәк булдыгыз. Сезнең киңәшләр әле дә булса тормышыбызда...

Балык Бистәсе районының Яңа Арыш Мәдәният йортында ветеран-укытучы Фәсәхәт Мусинаның юбилей кичәсе булып узды. Бу бәйрәмне аның хөрмәтенә беренче класска 1970 елда кергән укучылары оештырганнар. Шул рәвешле, мәхәббәт һәм кайгыртучанлыгы, ныклы белем биргәне өчен чиксез рәхмәтләрен белдергәннәр.

"Сез безнең горурлыгыбыз. Һәрвакытта безгә үрнәк булдыгыз. Сезнең киңәшләр әле дә булса тормышыбызда ярдәм итә", дип котладылар алар беренче укытучыларын. Хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының толы Фәсәхәт Мусинаны Россия Федерациясе Президенты исеменнән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Һашимова котлады.

Автор Илгиз Җамалиев.


Нет комментариев