Балык Бистәсенең Түбән Тегермәнлек   егете Чулпан Галиев кечкенәдән авылны ярата
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Түбән Тегермәнлек егете Чулпан Галиев кечкенәдән авылны ярата

Түбән Тегермәнлек авылы егете Чулпан Галиев кечкенәдән авыл хезмәтен үз итеп үсә. Мәктәптә укыган елларында өлкәннәр янәшәсендә комбайнчы ярдәмчесе булып йөрүе, гаиләләре белән абзар тутырып терлек асраулары, гомумән әти-әниләренең тиешле хезмәт тәрбиясе уңай йогынтысыдыр бу. Ул үз теләге буенча район авыл хуҗалыгы һөнәри уку йортына юл тота. Анда укып киң...

Түбән Тегермәнлек авылы егете Чулпан Галиев кечкенәдән авыл хезмәтен үз итеп үсә. Мәктәптә укыган елларында өлкәннәр янәшәсендә комбайнчы ярдәмчесе булып йөрүе, гаиләләре белән абзар тутырып терлек асраулары, гомумән әти-әниләренең тиешле хезмәт тәрбиясе уңай йогынтысыдыр бу. Ул үз теләге буенча район авыл хуҗалыгы һөнәри уку йортына юл тота. Анда укып киң профилле механизатор белгечлеге ала. Хәрби хезмәттә ике ел ГАЗ-66 автомашинасында хәрби техника серләренә өйрәнеп, югары класслы белгеч нормативларын үти. Туган авылына кайткач хуҗалык җитәкчеләре ике куллап кабул итәләр аны. Нинди эш йөкләсәләр, шуны яхшы сыйфатлы итеп башкара. Соңгы елларда хуҗалыкта К-700 тракторында матур хезмәт куя егет. Моннан берничә ел элек туганнары, якыннары белән киңәшеп үзенең эшен ачарга теләвен белдерә. Утыз елга якын хуҗалыкта эшләп үзен уңай яктан гына танытырга өлгергән егетнең уй-теләкләрен югарыдагылар да хуплый. Аңа җир кишәрлекләре алып эшкәртеп карарга, аннары авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән бергәләшеп бизнес-план төзергә киңәш итәләр. Егет шулай эшли дә .Иң элек ул туганнарының, аннан соң авылдашларының 4 пай җирләрен алып рәсмиләштерә. Трактор, агрегатлар алып әкренләп җир эшкәртеп чәчү чәчә, иген игә башлый. Уңай нәтиҗәләре дә озак көттерми. Шулай итеп баш белгечләр аңа яшь фермерларга ярдәм күрсәтү буенча республика программасына керергә тәкьдим ясыйлар. Чулпан яңа булачак фермасының проектын төзүгә керешә. Районыбызда һәм күрше төбәкләрдә эшләүче фермерларның уңай тәҗрибәсен бик тирәнтен өйрәнә. Шулай итеп ул туган авылы Түбән Тегермәнлек читендә үзенең 50 баш савым сыерына исәпләнгән ферма төзелешен башлап җибәрә. Иң элек булачак фермасы эченә белгечләр чакыртып су скважинасы бораулата башлый. Башлангычына куаныч өстәп 25 метрдан су чыга, аның сыйфатын да тикшертеп кайта. Аннары ферма идәннәре түшәлә. Ул аны җылыту җайланмалары белән җиһазларга планлаштыра. Булачак фермерның барысы да планлы бара, аның абзарында бүген биш баш савым сыеры һәм 20 буаз танасы бар инде. Шулай итеп ул кыска гына вакыт эчендә "үз эшен яңа башлаучы фермер буларак" дәүләттән ике миллион сумнан артык күләмдә матди ярдәм алуга ирешә. Аның бүген 60 гектар җире бар. Быел ул анда 600 гә якын рулон печән, шул кадәр күләмдә салам һәм кыш чыгарга җитәрлек фураж запасы туплаган. Пайчылары белән дә инде күптән исәп-зисап ясарга өлгергән. Киләчәктә игенчелекне дә тәңгәл алып барырга, җир мәйданын 100 гектарга җиткерү турында уйлана. Алда әйткәнебезчә, бүген аның яхшы хәлдә ЗИЛ автомашинасы, МТЗ- 82 тракторы һәм кирәкле туфрак эшкәртү, чәчү һәм печән җыю агрегатлары бар. Күз тимәсен диик, аның бар эше дә алдан исәпләнгәнчә, планлы төстә дәвам итә.

Рәсемдә, булачак өметле фермер Чулпан Галиев.

Идрис Аметов.


Нет комментариев