Көзге җил уйнаклаткан тәүге кар бөртекләре, ышыкланыр урын эзләгәндәй, тәрәзәгә сыланды. "Күр инде, кар оча, тиздән кышка да керәбез икән бит",-диде Зәмзәмия апа, урам якка күз салып. -Ни арада уза бу гомер, сизелми дә үтә..." Карчыгының үзалдына сөйләнгәнен ишеткән Габделбарый абый көлемсерәп куйды. "Еллар узганын белер өчен үткәнеңә борылып карарга...
Көзге җил уйнаклаткан тәүге кар бөртекләре, ышыкланыр урын эзләгәндәй, тәрәзәгә сыланды. "Күр инде, кар оча, тиздән кышка да керәбез икән бит",-диде Зәмзәмия апа, урам якка күз салып. -Ни арада уза бу гомер, сизелми дә үтә..."
Карчыгының үзалдына сөйләнгәнен ишеткән Габделбарый абый көлемсерәп куйды. "Еллар узганын белер өчен үткәнеңә борылып карарга кирәк шул, үткәнеңә... Әнә, никахлашып бергә яши башлавыбызга да 55 ел тулган. Балалар кайтабыз дип телефоннан хәбәр салдылар".
Башындагы кәләпүшен төзәткәләп, ишекле-түрле әйләнеп килде дә, нидер исенә төшкәндәй, күптән кул тимәгән гармунын кулына алды Габделбарый ага. Яшьлек хатирәләрен барлагандай, бармаклар гармун телләренә кагылып үтте, өй эченә тансык моң таралды: "Өй артында шомыртым бар, Яннарында чияләр..."
...Күпме яшьләрне таныштырып кавыштырды бу гармун, сагыну-сагышларны, шатлыкларны үзенә сыендырды. Кичке уенда, кунак-мәҗлесләрдә урыны түрдә иде аның. Хуҗасы беркайчан ялындырмады, өздереп уйнады, биетте-җырлатты. Зәмзәмия белән дә шушы гармун таныштырган иде Габделбарыйны. Сылу кыз, сөлектәй егет... Пар килгәннәр, диде авыл халкы, бер-берсенә тиңнәр, диде күрше-тирә. Мәхәббәтләренең ихласлыгына инанган яшьләр, танышудан берәр ел узгач, әти-әниләренең ризалыгы белән туй үткәрделәр. Балтач авыл Советында никахларын теркәгән 7 ноябрь көне, ул елны, бүгенгедәй матур, якты иде. 55 ел узып та киткән. Яшьлектән гомер көзенә чаклы-кул сузымы ара диюләре хак икән.
Тормыш гел җыр-биюдән тормаса да, матур яши Галәмиевлар. Кайнаналы йорттан читкә сүз чыкмый. Сабырлык үзе үк хөрмәт-ихтирамга китерә. Бер-бер артлы дөньяга килгән балалары Миләүшә, Тәслимә, Мөслимә күбрәк әбиләре Бибиҗамал тәрбиясендә үсәләр. Басу-кырдан, ерак юллардан кайтып кермәгән, куәтле машина-тракторларны иярләп, аларны җаны күк якын күргән Габделбарый абыйның балаларны үчтикиләргә вакыты да бер чама булгандыр. Тырышлыгы, гаярьлеге белән макталып, ярыш-бәйгеләрдә алдынгылыкны бирми 40 елга якын хезмәт куя ул. Фидакарьлеген раслаган Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр-аның намус аклыгы. Фермада шактый еллар сыерлар сауган, соңрак балалар бакчасында повар булып эшләгән Зәмзәмия апа да пенсиягә лаеклы хезмәттә чыга. Моннан тыш уңганлыгы, аш-суга осталыгы белән авылдашлары арасында таныла, бик күпләр рәхмәтенә ирешә ул.
Барысы да матур узды дияр идең, әмма җан өшеткеч бала хәсрәте искә төшеп әле дә бәгырьләрен меңгә телә Габделбарый абый белән Зәмзәмия апаның. Уртанчы кызлары Тәслимәнең вафаты көтелмәгән кара болыт булып күңел күген каплый, тормыш чите кителә. Күргәннәргә сабырлык вә мидәт бирсен дип, халык тиккә әйтми шул. Кабат үз халәтеңә кайтыр өчен еллар саны җитмәс-хәсрәтле сагыш күзләргә мәңгелек пәрдәсен элеп кала. Мәрхүм булган әти-әниләре, туганнары рухына дога кылганда иреннәре бүген кат-кат кызлары исемен кабатлый. Шөкер, калган балалары тормышта үз юлларын таптылар. Миләүшә Казанда яши, мәктәптә балаларга белем бирә, ә төпчек кызлары Мөслимә район үзәгендәге "Салават күпере" балалар бакчасы мөдире. Әни-әниләренең тырышлык, уңганлык кебек асыл сыйфатлары аларда да чагыла. Балалар гына түгел, оныклары да йөзгә кызыллык китерә торганнардан түгелләр. Алар өчен күңелләре тыныч карт белән карчыкның.
...Гармун күрегеннән чыккан моң үткәннәрне хәтерләтеп өй эченә сибелде. Моннан 55 ел элек Түбән Тегермәнлекне гөрләткән яшьлек туеның, икәү башлаган тормышның бүгенге зөбәрҗәт туйга җиткән матур дәвамы иде бу. Тәрәзәгә кунган кар бөртекләредәй гомер дә үз аклыгын югалтмады, намус белән яшәлде, күршеләр белән ике арага койма-киртә корылмады. Шуңа шөкер итә Габделбарый абый белән Зәмзәмия апа. Әнә моңга ияреп күңел акрын гына җыр сузды:
"Чияләр дә безгә карап:
"Сез бәхетле!"-дияләр.
Фәрвәз Каюмова.
фото автордан.
Нет комментариев