Балык Бистәсенең Пенсия фонды узган елга нәтиҗә ясады
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Пенсия фонды узган елга нәтиҗә ясады

Узган атнада Пенсия фонды Балык Бистәсе идарәсе хезмәт коллективы узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча йомгаклау җыелышы булды. Аның эшендә муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илнур Ибраһимов, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы идарә бүлеге начальнигы Ирина Мелентьева катнашты. Пенсия фондының Балык Бистәсендәге идарәсе начальнигы Минзия Валеева җыелышта катнашучыларны 2017 елгы эш...

Узган атнада Пенсия фонды Балык Бистәсе идарәсе хезмәт коллективы узган елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча йомгаклау җыелышы булды. Аның эшендә муниципаль район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Илнур Ибраһимов, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасындагы идарә бүлеге начальнигы Ирина Мелентьева катнашты.
Пенсия фондының Балык Бистәсендәге идарәсе начальнигы Минзия Валеева җыелышта катнашучыларны 2017 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2018 елга эшчәнлекнең төп юнәлешләре белән таныштырды:
- Идарә тарафыннан гражданнарны пенсия һәм социаль түләүләр белән тәэмин итү буенча чаралар тулы күләмдә үтәлде. Балык Бистәсе районында яшәгән 9512 гражданның һәркайсына түләүләр үз вакытында барып җиттеләр. 2017 елда районда уртача пенсия күләме 10,8 мең сум тәшкил итте. Бу сан республика буенча уртача күрсәткечтән 2 мең сумга кимрәк. Мондый хәл авыл хезмәтчәннәренә хас булган аз хезмәт хаклары аркасында килеп чыга. 2017 ел Ана капиталы программасының юбилей елы булды. Яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү үзенең уңай нәтиҗәләрен бирде. Туучы балалар саны республикадагы кебек безнең районда да артты. 2018 елдан балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүдә берничә яңалык кертелде. Ана капиталы программасы тагын өч елга озайтылды.
Безнең идарә коллективының төп бурычларыннан берсе халыкка күрсәтелә торган дәүләт хезмәтенең сыйфатын югары дәрәҗәдә үтәү. Соңгы вакытларда гражданнар өчен Россия Пенсия фонды хезмәт күрсәтүләрен электрон рәвештә башкару уңайлы һәм гади санала. Шул хисапка идарә белгечләренә эш кими төшә һәм алар үзләренең төп функцияләрен нәитҗәлерәк итеп башкаралар.
Пенсия фондының Балык Бистәсе идарәсе ведомоствоара документлар әйләнешен булдыру кысаларында муниципаль райондагы архив, ЗАГС, социаль яклау, кредит һәм илтеп бирү учреждениеләре белән тыгыз бәйләнештә эшли.
ЗАГС органнарыннан атна саен вафат булучы пенсионерлар турында мәгълүмат алып торабыз. Бу үз чиратында безгә түләүләрне вакытында туктатырга ярдәм итә. Яңа туган балаларга пенсия системасында шәхси исәп-хисап счеты ачар өчен анкеталар алабыз. Ата-аналар бу мәсьәлә буенча безгә аны алыр өчен бары тик бер генә мәртәбә мөрәҗәгать итәләр. 2017 елда шундый 177 таныклык бирелде. Пенсия эшләре макетында аны билгеләү яки яңадан санату өчен кирәкле документлар җитеп бетмәгән очракта муниципаль архив бүлекләренә электрон юллама җибәрелә. Алардан җавап шул рәвештә үк килүе бу эшләрне үтәүнең вакытын кыскарта.
Безнең максат - барлык эш бирүчеләргә дә пенсия түләүләрне билгеләү турындагы гаризаны электрон рәвештә бирдерү. Бу очракта пенсия билгеләүдә гражданинның шәхси катнашуы да кирәкми. Хәзерге вакытта авыл җирлекләренә эшләмәүче гражданнар өчен пенсия эшләре макеты бирү турында сүз бара. Без тагын бер кат барлык оешма җитәкчеләрен үз хезмәткәрләре турында кайгыртучанлык күрсәтергә чакырабыз, - диде Минзия Госман кызы. Район архив бүлеге җитәкчесе Фәрит Хәсәнов үз эшчәнлекләре белән таныштырды. "Пенсионерлар Союзы" җирле бүлеге рәисе Анатолий Автономов районда өлкәннәр өчен башкарылган эшләрдә Минзия Валеева җитәкләгән коллективның булышлыгын ассызыклады. Пенсия фондының Татарстан республикасындагы идарә бүлеге начальнигы Ирина Мелентьева район архив бүлеге җитәкчесе Фәрит Хәсәновка уртак эшчәнлектәге уңышлар өчен Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлегенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Таңсылу Минһаҗева.

Нет комментариев