Узган атна ахырында Олы Кульга авылы халкы өчен өч тантаналы вакыйга булды.
Аның беренчесе һәм барлык авыл кешеләре өчен иң истәлеклесе, мөгаен, заманча итеп төзелгән фельдшерлык- аккушерлык пунктын ачу тантанасы булгандыр. Элеккесендә сыйфатлы хезмәт күрсәтү мөмкинлекләре чикле булганлыктан, бу яңа пункт өчен һәркем олы сөенечләр кичерде. Барыннан да күбрәк пункт мөдире Алсу Әхмәдиева куангандыр. Аның сүзләренә караганда, элеккеге пункт ике катлы авыл җирлеге Советы бинасының беренче катында урнашкан булган. Шуңарга да карамастан явымлы көннәрдә түбәдән су агып үзәкләренә үткән. Авыруларга медицина ярдәме күрсәтү өчен уңай шартлар да булмаган. Аның бирегә медицина училишесын тәмамлап килүенә быел 35ел, ә үзенә 55 яшь тулган.
-Бүгенге фельдшерлык пункты районыбызда Татарстан Президенты программасы нигезендә төзелә торган унынчы яңа бина. Һәм соңгысы булмас та әле. Киләсе елга район үзәк хастаханәсенең тагын ике бинасын капиталь ремонт үткәрү планына керттек,- диде үз чыгышында муниципаль район башлыгы ИлҺам Валеев һәм яңа пунктка суыткыч бүләк итте. Бинаның кульгалыларга сщламщтлекне кайгырту учагы булуын теләде.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының капиталь ремонт эшләренә техник контроль күрсәтү бүлеге башлыгы, якташыбыз, Яңа Арыш авылы егете Артур Нәбиуллин да кульгалыларны тарихи сөенечле көннәре белән тәбрикләде.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Мансур Китаев үз чыгышында район җитәкчелегенең олы кайгыртучанлыгын, бүгенгесе көнне районда эшләүче 50 пунктның яхшы төзек хәлдә булуларын ассызыклап үтте. Дистә еллар элек авылларда эшләүче медицина пунктларының күбесе утын ягып җылытыла иде. 50 гә 50 программасы булдырып район хакимияте ярдәме белән аларныж күбесенә капиталь ремонт үткәрелгән.Бүгенгесе көнне барлык пунктларда диярлек авыл кешеләренә медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле шартлар тудырылган.
Ал тасмалар киселде, халык эчкә үтте. Яңа бинада чыннан да бөтен уңайлыклар булдырылган, иркен, якты, җылы. Медицина пункты тулысынча соңгы заман таләпләре нигезендә җиһазландырылган.
Бу көнне кульгалылар өчен әле тагын сөенечле вакыйгалар булды. Авыл мәдәният йорты, почта бүлеге, авыл китапханәсе ике катлы мәктәп бинасына күченделәр. Мәктәпкә район җитәкчелеге ярдәме белән яңа газ казаннары кайтарып урнаштырылган. Шулай итеп быел биредә алар җылы бүлмәләрдә кыш чыгачаклар. Бу кцнне авыл кешеләре өчен район мәдәният хезмәткәрләре катнашында зур концерт программасы тәкьдим ителде.
Идрис Аметов.
фотолар автордан.
Нет комментариев