"Исмәгыйлов" крестьян- фермерлык хуҗалыгы коллективы җитештергән сөт продукциясе 2015 елда Сакт-Петербург шәһәрендә узган "Агрорусь" күргәзмәсеннән алтын медаль белән кайткан иде. Менә шушы көннәрдә коллектив өчен яңа куанычлы хәбәр килеп иреште: алар җитештергән сөт продукциясн Мәскәү ВДНХ сы күргәзмәсендә янәдән алтын медальгә һәм Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазенә лаек булган.
Моннан 8 ел элек үз эшчәнлеген сөтне пакетларга тутырып сатуга чыгарудан башлаган коллектив бүген сату базарында үзен ышанычлы тотучы лидерларның берсенә әверелде.Хәзерге вакытта инде алар 9 төр сөт продукөиясе җитештерәләр.Һәр көн саен сәүдә нокталарына 5-6 тонна чамасы сөт, сыр, катык, йогурт озатыла. Бүгенге көндә үзләренә караган "Фермер" сәүдә үзәгеннән дә аларның продуктларын алып китүчеләрнең саны ишәйгәннән-ишәя бара икән. Әлеге сәүдә үзәгенә районыбызның , күрше-тирә як районнарның 8 фермеры, барысы 12 пайчы да үз продуктларын куя. Дөресерәге, алар биредә дә сатып алучыларның үз клиентура базасын тудыра алганнар.
-Продуктың сыйфат ягыннан конкурент торырлык икән куркыр урын юк. Ә без моңа беренче чиратта игьтибар бирәбез. Коллективта үз эшен белеп, яратып башкаручыларны туплый алдык.Безгә сатып алучының ышанычы артты, рәхмәт сүзләрен еш ишетә башладык,- ди хуҗалык җитәкчесе Минзөфәр Исмәгыйлов.
Хәзерге вакытта коллективта 16 кешегә эш урыны булдырылган, уртача хезмәт хакы 20 мең сум чамасы туры килә. Миңа биредә хезмәт куючыларның барысы белән дә диярлек очрашып сөйләшергә туры килде.Чыннан да, аларның һәркайсы эш шартларыннан, үзләренә булган кадер-хөрмәттән дә бик разыйлар. Производство җитәкчесе Лилия Шаяхметова (авт. Районыбызда берничә дистә еллар дәвамында ветеринария хезмәте куйган Роза Шаяхметованың кызы) кул астында эшләүче 8 хезмәткәр продукциянең сыйфаты. җитештерү күләме. технологик процессларның үтәлеше өчен җавап бирәләр. Күбесенең тәҗрибәсе зур. Оператор булып эшләүче Фәрит Шарафиев производство ачылып киткәннән бирле биредә хезмәт куя. Сөтне эшкәртеп пакетларга тутыручы оператор егетләр Азат Шәмсетдинов белән Рәсүл Хасанов кулыннан сменага 800-1000 пакет уза икән. Биредә һәркем үз урынында, изге максат-уйлар белән булсын дип янып-көеп йөри. Фермерның ышанычлы җилкәннәре -тормыш иптәше Зөлфия белән улы Илфар. Коллективның һәр сулышы, көне, уңышлары, проблемалары өчен алардан да ныграк борчылучы юктыр. Еш кына производство мәсьәләләре өйгә дә ияреп кайта икән.
-Бергә эшләгәч, уртак максатлар белән яшәгәч өйгә дә кайта шул. Улым белән әтисе кроссворд чишкән кебек төн урталарына кадәр яңа проектлар өстендә утырганнары бар. Ара-тирә минем дә киңәшләр бик ярап куя,- ди Зөлфия.
Уллары Илфар Казан химия- технология университетын тәмамлаган. Производствоның барлык техник яклары аның өстендә. Без биредә булганда да ул ит продуктлары, деликатеслар җитештерү цехы өчен яңа җиһазларны җыю, урнаштыру белән мәшгуль иде. Шунысын да әйтеп үтик, бу ел азагына алар ит продуктлары җитештерү, аерым алганда ярымысланган колбаса,сарделки, ат итеннән кисәкле деликатеслар җитештерә башларга җыеналар. Моның өчен 4 миллион сумлык җиһазлар сатып алынган, цех өчен янкорма төзелгән, эче стандарт таләпләргә туры китереп эшләнгән. цех менә-менә эшләп китәргә тора. Бу көннәрдә дәүләт стандарты сертификаты артыннан йөриләр. Әгәр цех уңышлы эшләп китә икән, бу шактый хуҗалыклар, шәхсиләр өчен дә уңайлыклар тудырачак. Чөнки, бүгенге көндә үстереп тә итен сата алмыйча интегүчеләр, сәүдә базарына борын төртә алмаучылар изнигам күп бит әле. Тәкьдим итүчедән кисәкләп, ботлап та ит сатып алырга планлаштыралар алар. Алай гына да түгел, клиентның үз продуктларыннан үзләренә үк әзер продукция эшләп бирү мөмкинлеге дә тудырылачак биредә. Сүз уңае, ысланган ит, колбаса, казылыкны кайлардан гына ташымыйбыз, сатып алмыйбыз бүген. Ә монда- үзебездә, янәшәдә, сыйфатына да күз салу мөмкин булачак.
Дәвамын газетаның алдагы саннарында укый аласыз.
Автор Вазыйх Фатыйхов.
фотлар автордан.
Нет комментариев