Моннан ун ел элек Балык Бистәсе ДОСААФ автомәктәбендә укыдым мин. Автомобиль төзелешен безгә Юрий Михайлович Бекеев өйрәтте. Бик кырыс, таләпчән иде. Мин аннан бераз курка да идем әле. Тавышын күтәреп кычкырмас та үзе. Әмма бер карап куйса, тып-тын буласың инде. Шушы көннәрдә балалары, оныклары аны газета аша 80 яшьлек юбилее...
Моннан ун ел элек Балык Бистәсе ДОСААФ автомәктәбендә укыдым мин. Автомобиль төзелешен безгә Юрий Михайлович Бекеев өйрәтте. Бик кырыс, таләпчән иде. Мин аннан бераз курка да идем әле. Тавышын күтәреп кычкырмас та үзе. Әмма бер карап куйса, тып-тын буласың инде. Шушы көннәрдә балалары, оныклары аны газета аша 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Аларның җылы сүзләрен укыгач бу кеше турында күбрәк беләсем, аның турында язасым килде. Адресын белешеп, фотоаппаратны алдым да кунакка киттем.
Тормыш иптәше Нина Леонидовна каршылады мине. Эчкерсез әңгәмә вакытында Бекеевлар, Юрий Михайлович турында бик кызыклы нәрсәләр белдем. Балачагы җиңелләрдән булмаган икән аның. Яшь ярым вакытында ук әнисе вафат булган. Тиздән әтисе өйләнгән, әмма үги әни Юраны үз итмәгән, яратмаган. Юк кына сәбәптән дә тотып кыйнаган, урамга да чыгармаган, киемнәрен яшереп куйган. Алты яшьләр тирәсендә чираттагы кыйналудан соң Юра түзми, өйдән качып әбисенә китә. Апрель ае була бу. Бәтке елгасында боз киткән вакыт. Ә ялангач малай, боздан бозга сикереп әбисе яшәгән йортка йөгерә. Бу юлы әбисе белән апасының да түземлеге бетә инде. Алар суд аша Юраны опекунлыкка алуга ирешәләр.
Вакыт уза. Буй җиткергән Юрага армиягә дә китәр вакыт җитә. Германиядә танк гаскәрләрендә хезмәт итә ул. Бер ел кече командирлар мәктәбендә укый, ике ел танк командиры була. Туган ягына 1960 елның көзендә кайта. "Кая барырга, кем булырга?", дигән сорау килеп баса солдат шинелен салган егет каршына. Барлык уку йортларында укулар башланган инде. Ул вакытта авыл яшьләренең тагын бер проблемасы була әле. Колхозчыларга паспорт бирмиләр. Ә паспортсыз кая барасың? Шул вакыт "Октябрь юлы» район газетасында басылган белдерүгә күзе төшә аның. "Корноухово училищесы киң профильле тракторчы-машинистлар әзерләү курсларына укучылар кабул итә. Укып бетергәч курсантларга паспорт бирелә һәм алар чирәм җирләрне күтәрергә җибәреләләр". Техниканы яраткан Юрий ике дә уйламыйча шунда укырга керә. Таныклыклар алгач, барлык курсантларны диярлек чирәм җир күтәрергә җибәрәләр. Ә аеруча яхшы укыган икесен, шул исәптән Юрий Бекеевны училищеда производствога өйрәтү мастерлары итеп калдыралар. Ә чирәм җирләргә барыбер бара: беренче тапкыр практика узганда, икенче тапкыр- курсантлар группасы белән. Корноухово училищесында 8 ел трактор төзелешен укыта ул. Тормыш иптәше Нина Леонидовнаны да биредә очрата. Ул бу вакытта Корноуховода шәфкать туташы булып эшли торган була. 1962 елда өйләнешәләр. 1973 елда Бекеевлар гаиләсе Балык Бистәсенә күченеп килә. Нина Леонидовна 25 ел район үзәк больницасында хирургия бүлеге шәфкать туташы булып эшли. Ә Юрий Михайлович "Сельхозтехника"ның сәүдә бүлегендә өлкән инженер вазыйфасын башкара. 1975 елдан ремонт мастерскоен җитәкли. Биш елдан соң партиянең район комитеты карары белән Балык Бистәсе нефть базасы директоры итеп билгеләнә. Биредә ул 18 ел, тәмам пенсиягә чыкканчы эшли. Лаеклы ялында да кул кушырып утырмый ул. РОСТО да дистә ел автомобиль төзелешен укыта.
Хезмәт юлы дәвамында Юрий Бекеев күп тапкырлар Мактау Грамоталары, Рәхмәт хатлары, ВДНХ ның "Хезмәттәге иң яхшы күрсәткечләр өчен" медале белән бүләкләнә. "Хезмәт ветераны" исеме ала. Төрле елларда Юрий Михайлович белән эшләгән кешеләр аның таләпчән, принципиаль булуын искә алалар. Шул ук вакытта хәлгә керә белә торган, гадел булганы өчен хөрмәт итәләр. Ул бүген дә әлеге сыйфатларын югалтмаган.
Юрий Михайловичның эшләми башлаганына биш кенә ел әле. Хәзер барысы да картларча инде, диләр алар. Бакча, йорт хуҗалыгы... Китапханәгә йөрергә ярата. Һәр ай саен тулы бер пакет китап-җурналлар алып кайта. Даими, актив укучы буларак, рәхмәт тә белдергәннәр үзенә
Бекеевлар ике кыз, һәм ул тәрбияләп үстергәннәр. Аларның һәрберсе тормышта үз юлларын тапканнар. "Башта балалар өчен яшәдек, хәзер оныклар өчен җан атабыз. Аларның уңышларына куанабыз. Алар бәхетле булса-без дә бәхетле",-ди Нина Леонидовна.
Шушындый кайгыртучан, игелекле ата-аналары, әби-бабайлары булган балалары, оныклары да бик бәхетледер, дип уйлап куйдым Бекеевлар белән саубуллашканда.
Гөлназ Нуриева.
Фото авторы Гөлназ Нуриева.
Нет комментариев