Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсенең өч эшмәкәре өч гаиләне яңа йортлы иттеләр

Якташыбыз, эшмәкәр, Дәүләт Советы депутаты Альберт Фәхретдинов изге гамәлләре белән балыкбистәлеләрне сөендереп кенә тора.

Күптән түгел генә аның ярдәме белән Каз Чаллы авыл җирлегенең Үри авылында яшәүче, уллары Чечняда батырларча һәлак булган Гавриловлар гаиләсе нарат агачыннан яңа йорт җиткереп керделәр. Тиздән алар өй туе үткәрергә җыеналар.

Котлы Бөкәш авылы җирлегедә эшчәнлек алып баручы шәхси эшмәкәрләр Илдус Шакиров белән Дамир Нугманов та ике өлкән авылдашларын үзләренчә сөендерделәр.Узган ел алар җирлектәге хезмәт ветераны, Ленин ордены кавалеры Гөлсем Шакированы һәм ялгыз яшәүче Файма Шәйдуллинаны йортлы иттеләр. Бүгенге кырыс заманада күпләр өчен үрнәк булырлык матур гамәлләр бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев