Балык Бистәсенең Биектау авыл мәктәп укучылары " Көзге бал" үткәрделәр
Җәмгыять

Балык Бистәсенең Биектау авыл мәктәп укучылары " Көзге бал" үткәрделәр

Биектау мәктәбе укытучысы Гүзәлия Гарипова безгә укучылар белән "Көзге бал" бәйрәме үткәрүләрен хәбәр итә. Анда барлык сыйныф укучылары да зур активлык күрсәткәннәр. Бәйрәмдә 8-10 һәм 7-11 сыйныфлар ике төркемгә бүленеп 14 төрле бәйге, конкурсларда көч сынашканнар. Тәнәфесләрдә укучы кыз балалар әниләре белән бергә әзерләнгән пирог, пәрәмәч, чәк-чәк, өчпочмак һәм башка...

Биектау мәктәбе укытучысы Гүзәлия Гарипова безгә укучылар белән "Көзге бал" бәйрәме үткәрүләрен хәбәр итә.
Анда барлык сыйныф укучылары да зур активлык күрсәткәннәр.
Бәйрәмдә 8-10 һәм 7-11 сыйныфлар ике төркемгә бүленеп 14 төрле бәйге, конкурсларда көч сынашканнар. Тәнәфесләрдә укучы кыз балалар әниләре белән бергә әзерләнгән пирог, пәрәмәч, чәк-чәк, өчпочмак һәм башка күп төрле тәм-томнар белән сату иткәннәр. Бу көнге "сәүдәдән" алар 2630 сумлык акча табышы керткәннәр.
фото газета архивыннан.

Нет комментариев