Балык  Бистәсендә яшәуче Равис белән Раилә Шәриповларларда 10 меңгә алынган тавыклар да бар
Җәмгыять

Балык Бистәсендә яшәуче Равис белән Раилә Шәриповларларда 10 меңгә алынган тавыклар да бар

Авылларда терлек асрау, кош-корт тоту элек-электән килгән. Үз хуҗалыгы белән яшәгән һәркем йорт төзегәндә үк кечкенә генә булса да абзар-курасын салган, тавык кетәклеген булдырган. Ишегалдында, капка төпләрендә тавык-чебешләрнең чемченеп-тырманып йөрүе бүген берәүне дә гаҗәпләндерми. Ә менә район үзәгендә яшәүче Равис белән Раилә Шәриповларның мини "ферма"сын күргәннәр, мөгаен, тел шартлатмый калмас....

Полевая урамында иркен, матур итеп төзелгән йортта яшиләр Шәриповлар. Өй каршыларында ук яшел чирәм-газон калкып чыккан. Вак ташлардан түшәлгән сукмакның берсе өйгә килсә, икенчесе турыдан-туры ишегалдыннан тавык-чебешләр абзарына алып чыга. Тәртип, пөхтәлеккә исең китәрлек.

-Йорт-җирне казыгыннан ук кагып үзебез күтәрдек,-ди Раилә. -Нигез корганыбызга инде дистә елга якын. Барысын да үзебез җитештердек, Аллага шөкер. Ирем Рависның куллары алтын. Берәүгә дә эш кушмый, кирәк-ярагын юнәтә дә төзү эшенә керешә. Ул яктан күңелебез тыныч булды. Абзар-куралар да өй белән бер елны эшләнде. Балалар кечкенә вакытта сыерын да асрадык, соңрак сөт өчен кәҗә дә тоттык. Олы терлекләребез икешәр-өчәр була иде. Әле узган ел да өч бозау үстереп хәләл ит сораучыларга тапшырдык.

-Токымлы тавыклар үрчетүгә ничек керештегез?-димен, башларын югары күтәреп, менә без кем дип йөргән тавыкларны күзәтә-күзәтә.

-Алдагы елларда ук маллар асраганда 20-30 каз бәбкәләре, 60 баш үрдәкләр алып үстердек.Алланың рәхмәте белән, барысы да үсеп җитлегәләр, көзләрен каз өмәләреннән соң кайсысын каклап, тозлыйсын тозлап дигәндәй урнаштырабыз. Тавык-чебешләрне йомырка, ит өчен алдык. Узган ел тәүлеклек 700 бройлер чебешләрен 45 көн үстереп халыкка саттык. Табышы да күзгә күренде. Ә токымлы тавыкларга күчүебез, әлеге дә баягы, интернет аша танышудан башланды. Башта берничә төрен, аннан башкаларын да алдык. Безнең кебек кош-кортны яратып тәрбия кылучылар республикабызда гына түгел, чит төбәкләрдә дә бар.

Әлеге шөгыль Шәриповлар гаиләсе өчен табыш кына димәс идем. Бу үзенчәлекле хобби да. Моның өчен вакытыңны кызганмый күңел биреп эшләргә кирәк.Үзлегеңнән нинди эшкә алынсаң да беренче елны керемнән битәр чыгымы күп була. Ә тәҗрибә исә еллар белән килә.

-Мин хуҗалыгы булып та терлек тотмаган, кош-корт асрамаган гаиләләргә шаккатам. Ничек инде көнне уздырмак кирәк?! Иртән торып аларның ашарларына бирү, өйлә вакытында, кичләрен янәдән бер барлап керү сәламәт кеше өчен физзарядка гына бит ул,-ди Раилә ханым. -Ә ныклап уйласаң табышы да бар. Тавыклар салган яңа йомырканы инкубаторга урнаштырып чебеш чыгарырга һәм аны сатып гаилә бюджетын арттырырга була. Моның өчен бары иренмәскә генә кирәк.

Әйе, хезмәт уңышы тырышлыктан тора. Токымлы тавыклар, я булмаса яңа йомыркаларга заказларны кышкы айларда ук биреп куя икән Шәриповлар. Көннәр язга авышканда яңа төр тавыклар кайтарыла. Бүгенге көндә 12 төр тавыклар арасында ниндиләре генә юк: ак төстәге, кикрикләре таҗга охшаган "Кытай абориген"нары, Франциянең тәмлелеге ягыннан аерылып торган "Фавероль", "Бресс Гальская", шоколад төсендә йомырка салучы "Маран" токымнары, америкалы 6-7 килограммлы "Джерсийский гигант", чуар төстәге, йонлач тәпиле "Мехеленская кукушка", зәңгәрсу йомырка салучы "Синь-синь-дянь", "Павловское серебро", көньяк-көнчыгыштан безнең илгә кергән "Кохенхин" токымнары-һәммәсе дә безнең якны үз иткәннәр. Әлбәттә, сатып алуда һәркайсының үз хагы бар һәм ул арзан да түгел. Мәсәлән, продуктлылыгы ягыннан югары булган "Лакенфельдер" тавыклары 10 мең сумга сатып алынган.

-Эшкә керешкәнсең икән, акчаны кызганмыйсың инде,-ди Раилә. -Бездәге токымлы тавыкларның һәркайсы уртача 2500 сум тора. 6-8 меңлекләре дә бар. Германиядән кергән "Маран"нарның бер йомыркасы 500 сумлык. Үзебез исә 50-100 сумга сатабыз. Ә тәүлеклек чебешләрнең бәясе Казанда 400 сум белән бәяләнсә, бездә ул 150 сум. Аллага шөкер, үзебезнекеләр генә түгел, күрше-тирә район, республикадан да килеп алалар.

-Төбәкне шаулаткан быелгы кош гриппыннан ничек сакланасыз?

-Без тавык-чебешләр янына берәүне дә якын җибәрмибез. Бик кирәк булган очракта үзебезнең киемнәребезне бирәбез,-дип сүзгә кушылды Равис. -Ишегалдындагы махсус коврикка "Белизна" салып, аякны шунда сөртеп керәбез. Көнаралаш диярлек дезинфекция өчен кош-корт асрала торган читлекләр янында йодлы шашка яндырдык. Ә привиканы Раилә тәүлеклек чебешләргә алдан ук ясый. Шуңа күрә барысы да матур булып, исән-имин үсәләр.

Әнә шулай бүгенге җитеш тормышны хәләл хезмәтләре белән ныгыткан, үзләре кебек уңган егет һәм кыз үстергән авылдашларым-күгәрченлеләрнең уңганлыгына сөенеп кайттым мин. Яшәүнең бар матурлыгын күңел тынычлыгы белән иңгә-иң куеп белән хезмәт итүдә, бергәләп ял итүдә күрә алар. Йортта өлкән кеше-Рависның әнисе Сания апага күрсәтелгән хөрмәт тә бәрәкәтле итәдер бу тормышны. Ничек кенә булмасын, күпләргә үрнәк булырдай гаилә корылган һәм шуның нигезенә бәхет, татулык иңдерелгән.

Фәрвәз Каюмова.


Нет комментариев