Балык Бистәсендә яшәүче пенсионерның йортыннан  138 литрга якын спиртлы сыеклык алынган
Җәмгыять

Балык Бистәсендә яшәүче пенсионерның йортыннан 138 литрга якын спиртлы сыеклык алынган

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре оештырган тикшерү "сату-алуы" вакытында 1956 елгы пенсионер 0,5 литрлы шешәгә салынган спиртлы сыеклыкны 150 сумга сата. Икенче көнне полиция хезмәткәрләре суд карары нигезендә пенсионерның йортында тикшерү үткәрәләр. Аның барышында һәрберсе 10 литр сыешлыклы 14 канистра, шулай ук сатуга әзерләнгән 0,5 литрлы 8 шешә спиртлы сыеклык...

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре оештырган тикшерү "сату-алуы" вакытында 1956 елгы пенсионер 0,5 литрлы шешәгә салынган спиртлы сыеклыкны 150 сумга сата. Икенче көнне полиция хезмәткәрләре

суд карары нигезендә пенсионерның йортында тикшерү үткәрәләр. Аның барышында һәрберсе 10 литр сыешлыклы 14 канистра, шулай ук сатуга әзерләнгән 0,5 литрлы 8 шешә спиртлы сыеклык алына. Барлыгы 137,3 литр! Бу быелгы "рекорд", диделәр полиция хезмәткәрләре. Хәзер спирлы сыеклык суд физико-химик экспертизасына җибәрелгән. Пенсионерга карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

Бактың исә бу абзый моңа кадәр дә законсыз рәвештә спиртлы эчемлекләр сатканы өчен 5 мәртәбә җаваплылыкка тартылган булган икән. 10 меңнән алып 30 меңгә кадәр штрафлар да түләгән, шартлы җәзага да тартылган. Әмма күргәнебезчә, законсыз сәүдәсен ташламаган. Бик төшмле инде күрәсең.

Автор Илгиз Җамалиев.

Автор фото Илгиз Җамалиев.


Нет комментариев