Балык Бистәсендә яшәүче  Аметовлар гаиләсе 100дән артык каз  асрый
Җәмгыять

Балык Бистәсендә яшәүче Аметовлар гаиләсе 100дән артык каз асрый

Алпан - тилпән килеп, Кайтып килә казлар...

Урам аралары ерак булмаса да, бу гаилә белән сирәк очрашабыз.Тау башына салынган әлеге йортның матурлыгына мин гел сокланып үтәм. Хәер, читтән балкып торучы йортлары гына түгел, хуҗалары да көләч йөзле, ягымлылар. Көтмәгәндә бүген үзләре белән дә очраштым.

Идрис абый Аметов белән исәнләшеп алганнан соң, сөйләшеп киттек. Янәшәдәге казларны күреп, "Бу кемнәр казы?" - дип гаҗәпсенеп сорап куйдым. Баксаң, әлеге йорт кошлары аларныкы икән.

Минем гаҗәпләнүем кабат соклануга күчте. Күпме мәшәкать, күпме хезмәт кирәк бит аларны тәрбияләргә....

Янәшәдә генә матур күл,шул күлдә 100дән артык каз һәркөн су керә,Идрис абый аларны бер дә авырыксынмый көтергә чыга.Тәрбия,игътибар аларга бу йортта җитәрлек.Ашый торган улакларына кадәр бизәк белән эшләнгән.

--Иртәдән алып, кичкә кадәр шулар янында инде без,-- ди Идрис абый. --Аларны тәрбияләү үзе җанга рәхәтлек өсти. Безнең иркәләп, яратып эндәшкәнне дә аңлыйлар кебек. Үзем өйдә юк чакта Рәмзия апаң карый.

Ул арада булмады, ишегалды ягыннан һәрвакытта шат күңелле Рәмзия апа күренде.

" Идрис,ашарга өлгерде, әйдә кер инде" - дип дәшеп алды.

Мин бу гаиләнең матур һәм тату булуына, бер - берсен аңлап, хөрмәт итеп яшәвенә сокланып калдым.

Чөнки, гаиләң нык булганда гына уңышларга ирешеп буладыр.

Идрис абый һәм Рәмзия апа, тагын озак еллар шулай бер - берегезгә терәк булып яшәргә язсын сезгә!

Каз бәлеше ашарга безне дә дәшергә онытмагыз!

Автор Гөлчәчәк Газизова.фото автордан.


Нет комментариев