Район үзәгендә җомга көнне оештырылган бу ярминкә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм халыкара өлкәннәр көннәренә багышланды.
Дөресен әйтергә кирәк, райондашларыбыз аны чын мәгнәсендә көтеп алдылар. Бер танышым сүзләре белән әйтсәк, җир кишәрлекләре бәләкәй булганлыктан шәхси хуҗалыгында һәркем мул итеп яшелчә, бәрәңге үстерә алмый бит. Шуңа ул да бу ярминкәдә үз гаиләсенә кыш чыгарга җитәрлек запас туплап калырга тырышып шактый күләмдә продуктлар сатып алды. Ә сатуда нәрсә генә юк иде. Барысы да үз җирлегебездә үстерелгән, сыйфатлы, матур булып җитешкәннәр, йөртү өчен уңайлы итеп җиңел капчыкларга тутырылганнар. Халкыбыз үзләренә җитәрлек суган, кишер, сарымсак, кабак, кәбестә, бәрәңге һәм билгеле инде ит, сөт продуктларын бик яратып алдылар. Район агротехникумы үз хуҗалыкларында үстерелгән арыш, бодай, арпа, солы һәм шактый гына күләмдә яшелчә алып чыкканнар. Габдриев, Бариев, Нәҗимов, Мингалиев фермерлык хуҗалыклары, "Агроинпекс Казыли", "Круг" җәмгыятләре һәм Балык Бистәсе гимназиясе, Ямаш, Тегермәнлек, Рус Әшнәге, Трой Урай һәм башка күп мәктәпләр дә үз көчләре белән җитештерелгәннең барысын да сатуга төяп чыгарга тырышканнар. Халык та аларны үз итте, чиратлар хасил булды. Иртәдән бераз көне генә явымлы торса да ул район кешеләрен әлләни куркытмады. Биредә үзләренә кыш чыгарлык азык-төлек запасы туплап калырга теләүчеләр һәм печән, салам, тирес, ягулык утын алучылар да күп булды. Берәүләр үзләренең җиңел машинасы белән килсәләр, икенчеләр такси чакырттылар, таныш белешләре белән бергәләшеп товар алучылар да шактый җыелды бу көнне. Кыскасы, әлеге көзге ярминкәдән халык мөмкин кадәр ныграк файдаланып калырга тырыштылар, барысы да канәгать калдылар. Кышка кергәнче Районыбыз җитәкчеләре тагын шундый берничь ярминкә оештырып халыкны сөендерсәләр иде дигән теләкләрен белдерүчеләр дә очрады.
Идрис Аметов.
Нет комментариев