Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык Бистәсендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру булды

Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүнең көннәрендә районыбызның 14 яшь тулган яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы булып узды.

Аларга тәбрикләү сүзләрен Россия Эчке эшләр министрлыгы Балык Бистәсе бүлегенең миграция эшләре буенча бүлек җитәкчесе Әлфия Әлмөхәммәтова, Балык Бистәсе Башкарма комитетының гражданнарның хәлен актлар теркәү (ЗАГС) бүлеге җитәкчесе Миләүшә Зариповалар җиткерделәр. Балаларга паспорт белән бергә илебезнең Конституциясен дә тапшырдылар.

Соңыннан район мәдәният йорты хезмәткәрләре алар алдында чыгышлар ясадылар, матур теләкләрен җиткерделәр. Яшь гражданнарның шатлыкларын бүлешергә әти-әниләре, туганнары да килгәннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев