14 декабрь 2016 яңалыклары
-
Фидан Гафаров: «7 яшьлек кызым Кыш бабайдан минем исән-сау булуымны сорый»
- Иҗатка килгәндә, бар да яхшы. Тиздән спектакльләр белән Казанга барачакбыз. Һәрвакыт Татарстанны сагынып барам. Гомумән, күрше төбәкнең хәл-әһвәлләрен белешеп торам, ТНВдан яңалыклар карыйм. Рөстәм Миңнехановны бик хөрмәт итәм, аның сәнгатькә булган мөнәсәбәтен хуплыйм.
-
Балык Бистәсендә 15 декабрьдә һава хәле торышы.
Көн нигездә алмашучан болытлы. Җиңелчә кар яву ихтималы бар. Һава температурасы көн дәвамында -17 градус тирәсен тәшкил итәчәк. Җилнең юнәлеше көньяк-көнбатыштан кичкә таба көньякка авышучан.. Атмосфера басымы терекөмеш баганасының 753 мм.тәшкил итә. Һаваның дымлылыгы 81 % тирәсе Чыганак: gismeteo.ru
-
Ринат Рахматуллин рульдә йоклап китеп, юл-транспорт һәлакәтенә очраган
Танылган автор-башкаручы Ринат Рахматуллинның социаль челтәрдәге төркемнәрендә җырчының фанатлары аның хастаханәдә ятуы һәм концертлары кичектерелүе турында хәбәр ителә. Безгә билгеле булган мәгълүматларга караганда, җырчы ноябрь ахырында төнлә концерттан кайтып барганда рульдә йоклап китеп, йөк машинасы артына килеп кергән. Бүгенге көндә ул реанимация бүлегендә дәвалана. Без исә җырчының тизрәк терелеп, тамашачыларын...
-
Балык Бистәсендә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру булды
Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителүнең көннәрендә районыбызның 14 яшь тулган яшь гражданнарына паспортлар тапшыру тантанасы булып узды.
-
Казанның Ленин дамбасыннан Казансуга автомобиль төшкән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматына караганда, юл-транспорт казасында өч автомобиль бәрелешкән. Бүген 112 хезмәте бердәм номерына Казанның Ленин дамбасында өч автомобиль бәрелешүе турында хәбәр алынган, дип яза Россия Гадәттән тыш хәлләр министрылыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт идарәсе. Бәрелешкән автомобильләрнең берсе дамбадан Казансуга төшкән. Юл-транспорт казасы аркасында бер ир-атның зыян күргәнлеге...
-
Республиканың 23 районында хайваннарның кешеләрне тешләү очраклары ешайган — исемлек
1 мең кешегә хайваннар тешләүнең 266 очрагы туры килә.
-
Андрей Кузьмин: «Татарстан» 24 телеканалында яңа чор башлана»
Бүген Илсур Метшинның матбугат сәркатибе Сергей Лобов үз вазифаларын калдыра, ул «Татарстан 24» телеканалына генераль директор сыйфатында тәкъдим ителәчәк. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин «Татарстан 24» телеканалының үсеш перспективалары турында сөйләде. "Күптән түгел яңа телеканалның концепциясе расланды. Һәм безгә яңа карашлы, алга этәргеч бирүче, тәҗрибәле идарәче кирәк иде....
-
Әлмәттә ир-ат үзенең җиде айлык улын кыйнап үтерә язган [коточкыч хәл]
13 декабрьда Әлмәт шәһәрендә полиция хезмәткәрләре 42 яшьлек ир-атны хатынын һәм җиде айлык улын кансыз рәвештә кыйнаганы өчен тоткарлыйлар. Бу вазгыятьтән соң, «Аңлы рәвештә сәламәтлеккә зур зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. //Kazanlive.ru// 42 яшьлек Юрий А. белән декрет ялында булган 42 яшьлек граждан хатыны Елена М. арасында каты...