Балык Бистәсендә соңгы бер айда 14 исерек машина йөртүче тоткарланган
Агымдагы ел башыннан район территориясендә руль артына исерек хәлдә утырган 65 транспортчы җаваплылыкка тартылган. Соңгы айда гына да 14 исерекне тоткарланган. Әле полиция хезмәткәрләре күзенә чалынмаганнары күпмедер!?
Машина белән исерек хәлдә идарә итәргә ярамаганны һәркем яхшы белә. Руль артына удырдыңмы, син юл хәрәкәтендә катнашучыларның-җәяүлеләрнең, башка транспортчыларның тормышы, сәламәтлелеге өчен җаваплы. Юлда төрле хәлләр була бит. Аек килеш тә юл һәлакәтенә эләгүең бар. Ә исерек шоферлар мондый ихтималны бермә-бер арттыра инде. Авызына бер ике рюмка аракы кердеме адәм дигәнең үзенең дә, әйләнә тирәдәгеләрнең дә куркынычсызлыгы турында оныта, аягында көчкә басып торса да, руль артына утыра. Машина йөртү таныклыгыннан коры калу да, зур штрафлар да, хәтта бәрелеп үлү, гомерлекә гарип калу да куркытмый андый ваемсызларны.
Кемнәр генә юк, сәрхүш автомобильчеләр арасында. Үзенә күрә "рекорд" куючылары да бар. Әйтик, берсе ел саен исерек хәлдә эләгеп "дан" алган. 2015 елда беренче мәртәбә эләгеп машина йөртү таныклыгыннан колак кага, 30 мең сум штрафын түли. Икенче елны таныклыксыз килеш, исерек хәлдә утырганы өчен 250 сәгатькә мәҗбүри эшләргә тартыла. Тиешле нәтиҗә ясап, нәфесеңне тыярга кирәк тә бит. Юк шул. Күптән түгел, инспекторлар тагын исерек хәлдә тоткарлаганнар. Аңа карата тагын җинаять эше кузгатылган. Анна сөте белән кермәгәч... диләрме әле. Андыйларны гомерлеккә таныклыкларыннан мәхрүм итсәң инде.
Җәй көне безнең якларга Казаннан да, күрше-тирә районнардан да һәвәскәр балыкчылар агыла. Ни хикмәт кайберәүләре балык тотуны аракыдан башка күз алдына да китермиләр инде. Күптән түгел шундый "актив ял" яратучыларның берсен Рус Әшнәгендә туктаталар. Әллә балык күп тотканына сөенеп, әллә эләкмәгәнгә көенеп шактый гына "төшереп" алганда, кайтып барышы икән.
Соңгы атналарда өч исерек мотоциклчыны да тоткарлаганнар. Исерек булу өстенә берсенең дә транспорт чарасына документлары да, таныклыклары да юк икән. Мотоцикл, мопед-исерек кулында аеруча хәвефле транспорт югыйсә.
Мотоцикл нәрсә, комбайн хәте комбайнны да иярлиләпр сәрхүшләр. Югары Тегермәнлек тә шундый бер механизатор тоткарланган.
Язманың тулырак вариантын газетаның алдагы саннарыннан укый аласыз.
Автор Илгиз Җамалиев.
фотоAmur28.info
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев