Балык Бистәсендә “ итәк астыннан” исерткеч сыеклык сатучының эзенә төштеләр
Корноухово авылында яшәүче бер хатын (Ф.дип атарбыз) акча эшләүнең җиңел ысулын уйлап тапкан. Дөресрәге, башкаларның "уңай тәҗрибә"сен үзләштергән. Үзе әйтүенчә, ул бер мәрхәмәтле бәндәдән юнь бәягә генә «зәм-зәм суы"-килеп чыгышы, составы мәгълүм булмаган спиртлы сыеклык сатып ала. Кемнән, кайчан, кайда алганын хәтерләми инде әлбәттә. Ничек итеп шундый мәрхәмәтле, юмарт кешене...
Корноухово авылында яшәүче бер хатын (Ф.дип атарбыз) акча эшләүнең җиңел ысулын уйлап тапкан. Дөресрәге, башкаларның "уңай тәҗрибә"сен үзләштергән. Үзе әйтүенчә, ул бер мәрхәмәтле бәндәдән юнь бәягә генә «зәм-зәм суы"-килеп чыгышы, составы мәгълүм булмаган спиртлы сыеклык сатып ала. Кемнән, кайчан, кайда алганын хәтерләми инде әлбәттә. Ничек итеп шундый мәрхәмәтле, юмарт кешене сатсын инде. Булмаганны.
"Ф" киләчәк керемне саный-саный сыеклыкны су белән кушып, сатуга әзерли. Бу сыеклыкны кемнәргә, күпме сатарга өлгерүе билгесез инде. Әгәр район эчке эшләр бүлегенә оператив мәгълүмат кермәгән булса төшемле "бизнес" алга таба да дәвам иткән булыр иде әле. полиция хезмәткәрләре оештырган "сату-алу" вакытында "Ф" "Минеральная вода» шешәшесенә салынган 0,5 литр сыеклыкны 200 сумга сатмакчы була. Шулай ук аның фатирыннан бишәр литрлы өч сыешлыкка салынган 12,750 литр спиртлы сыеклык алына.
Экспертиза нәтиҗәсендә әлеге сыеклыкның кеше сәламәтлеге өчен зыянлы булу ачыклана. "Эшмәкәр" хатынга карата җинаять эше кузгатыла.
фото
Автор Илгиз Җамалиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев