Балык Бистәсендә игезәк малайлар дөньяга килделәр
Җәмгыять

Балык Бистәсендә игезәк малайлар дөньяга килделәр

Матур-сәламәт бәбиләр табу, аларның чыркылдашып көлүләре, уйнаулары, "Әни" дип кочуларыннан ямь, тәм, шатлык табып яшәү турында кем генә хыялланмый икән.

Кемгәдер берне, кемгәдер игезәкләр, өчәр бала да табырга насыйп була. Моны Ходайның зур бер бүләге, диләр.
Шушы көннәрдә Диләрә һәм Сергей Потаповлар гаиләсендә дә берүюлы ике малай дөньяга килгән. "Игезәк балалар туу районда ике-өч елга бер була торган куанычлы вакыйга. Әлеге гаиләгә менә шундый бәхет елмайды. Алар хәзер икеләтә бәхетле",-диде ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина. Бәхетле гаилә ЗАГС ның махсус бүләгенә дә ия булды.
фото: livewomen.ru

Нет комментариев