Балык Бистәсендә әбиләр дә super
Җәмгыять

Балык Бистәсендә әбиләр дә super

Күптән түгел Балык Бистәсенең "Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында Өлкәннәр көненнә багышланган Super-star конкурсы булды. Спорт-күңел ачу бәйгесендә 4 команда: мәгариф бүлегеннән-"БЭМС", район үзәк больницасыннан-«Адреналин», «Сәламәт бул» клубыннан "Старый клен" һәм ""Йолдыз" көч сынаштылар. Конкурсны тантаналы төстә муниципаль район башкарма комитеты житәкчесе Рашат Хәбибуллин ачты. Күңелле күнегүләрдән соң командалар үзләрен тәкъдим иттеләр....

Күптән түгел Балык Бистәсенең "Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында Өлкәннәр көненнә багышланган Super-star конкурсы булды. Спорт-күңел ачу бәйгесендә 4 команда: мәгариф бүлегеннән-"БЭМС", район үзәк больницасыннан-«Адреналин», «Сәламәт бул» клубыннан "Старый клен" һәм ""Йолдыз" көч сынаштылар.

Конкурсны тантаналы төстә муниципаль район башкарма комитеты житәкчесе Рашат Хәбибуллин ачты.

Күңелле күнегүләрдән соң командалар үзләрен тәкъдим иттеләр. Спорт ярышлары иҗади чыгышлар белән чиратлаштырылып барды.

Барлык очколарны санаганнан соң "Йолдыз", "БЭМС" командалары җиңүчеләр булып танылдылар. " Старый клен " белән ""Адреналин икенче урынны бүлештеләр. Командаларга Дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Автор Илгиз Җамалиев.


Нет комментариев